Министрлыкта FSC сертификацияләү буенча семинар узды

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Министрлыкта FSC сертификацияләү буенча семинар узды. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыкларының урманнарга идарә итүне ирекле сертификацияләү өчен җаваплы вәкилләре катнашты.

Тыңлаучылар алдында лекцияләр белән "Кировның урманнарны сертификацияләү үзәге" ассоциациясе җитәкчесе Виктор Панкратов һәм берләшмә консультанты Надежда Ефимова чыгыш ясады. Алар Россия илкүләм стандарты һәм халыкара конвенцияләр таләпләре, шул исәптән хезмәтне саклау буенча халыкара оешма конвенцияләре, РФ һәм ТР Кызыл китабына кертелгән кыргый хайваннарның, кыргый үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең сирәк һәм юкка чыга торган төрләре турында сөйләде. Шулай ук агач әзерләү процессында биологик төрлелекне саклау, FSC товар билгеләрен куллану һ.б. мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International