Татарстанда "Урман атнасы – 2019" табигатьне саклау акциясе дәвам итә

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

5 нче октябрьдә Татарстанда "Урман атнасы – 2019" республика табигать саклау акциясе башланды. Аның кысаларында урман тармагы белгечләре агач утырту, урман фонды территориясен чистарту, урманнарда ял итү урыннарын төзекләндерү, янгынга каршы һәм урман саклау тематикасына аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру, урман үсемлекләре орлыкларын җыю эшләрен башкара һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә экологик дәресләр үткәрә. Чаралар 12 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Алабуга урманчылыгының урман фонды территориясендә акция киң колач белән башланды. Чарада 385 кеше – ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ, ТР "Алабуга урман хуҗалыгы" ДБУ, Алабуга, Менделеев һәм Яр Чаллы шәһәрләре Башкарма комитетлары хезмәткәрләре, "Алабуга" МИЗ резидентлары, "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ хезмәткәрләре, югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнашты. Алар көче белән 5,7 мең үсенте утыртылды, урман фондыннан 15 кубометрга якын каты коммуналь калдык җыеп чыгарылды.

Бүген "Урман атнасы – 2019" акциясе кысаларында Әгерҗе муниципаль районының Кызыл Бор авылында балалар һәм яшүсмерләр өчен "Ласка" социаль приюты территориясендә агачлар утыртылды. Красный Бор кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Фәрит Нигъмәтуллин һәм "Ласка" приюты балалары 50 спирея үсентесе утыртты.

"Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ студентлары бүген Лубян урманчылыгының урман фонды территориясен чистартуда һәм урман орлыгы чималын җыюда катнашты. Барлыгы 7 куб.м. каты көнкүреш калдыгы һәм 50 кг нарат күркәсе һәм 14 кг төрле декоратив токым җимешләре җыелды.

ТР "Исләйтар урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Фәнис Гарифуллин 3 нче Биектау урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары өчен "Урманны саклагыз" темасына дәрес үткәрде. Дәрес барышында ул укучыларны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы һәм урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарыла торган эшләр белән таныштырды.

"Урман атнасы" республика табигать саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2017 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты – урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмгыять игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү, урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру. Узган ел акциядә 20 меңнән артык кеше катнашты, республикада 300 га мәйданда истәлекле агачлар, аллеялар һәм яңа урман утыртмалары булдырылды, урман фондыннан 1,1 мең куб. м. артык каты көнкүреш калдыгы һәм ауган агачлар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International