2019 елның 10-12 нче октябрендә Казан шәһәрендә "Урманнарга идарә итү һәм бизнес максатларында урманнарны инвентаризацияләү һәм урман корылышы" конференциясе узачак

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

2019 елның 10-12 нче октябрендә Казанда урманнарны исәпкә алу мәсьәләләре буенча иң масштаблы эксперт дискуссияләренең берсе узачак. ЛПК үстерү юлларын билгеләү өчен, "Урманнарга идарә итү һәм бизнес максатларында урманнарны инвентаризацияләү һәм урман корылышы" конференциясе бер мәйданда дәүләтне, бизнесны һәм урман төзүчеләрне берләштерәчәк. Конференциядә Россия Федерациясенең 40 субъектыннан 300дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Тулырак программа PROЛес кушымтасында һәм "Рослесинфорг" ФДБУ сайтында урнаштырылган: https://roslesinforg.ru/event.

11 октябрь көнне 15.00-18.00 сәгатьләрдә узачак пленар утырышта Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Михаил Клинов, Табигать ресурслары, милекчелек һәм җир мөнәсәбәтләре буенча РФ ДД комитеты рәисе Николай Николаев, РФ Дәүләт думасы депутаты Алексей Канаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров, "Рослесинфорг" ФДБУ директоры Игорь Мураев катнашачак. Шулай ук нотыклар белән урман хуҗалыгына идарә итүче төбәк органнары, Рослесозащита, "Илим" һәм "Сегежа" агач эшкәртү предприятиеләре, фәнни үзәкләр вәкилләре чыгыш ясаячак.

Эш программасы кысаларында урманнан файдалануның һәм урман идарәсенең актуаль мәсьәләләре буенча дискуссия мәйданчыклары планлаштырылган: урманнарны дистанцион мониторинглау һәм компенсацион торгызу, дәүләти-хосусый партнерлык, урманнарны дәүләти инвентарьлау нәтиҗәләре һәм перспективалары, норматив-хокукый аспектлар.

Тармак репутациясе һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә закон чыгару инициативасы фикер алышу өчен аерым тема булачак. Дискуссиянең модераторы булып Табигать ресурслары, милек һәм җир мөнәсәбәтләре буенча РФ Дәүләт Думасы комитеты рәисе Николай Николаев чыгыш ясаячак. Спикерлар арасында – "Урман берлеге" эксперты Михаил Тайц, "Иннополис университеты" проректоры Искәндәр Бариев һәм "ТерраТех" вәкилләре.

Чара Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы (Рослесхоз) инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә үткәрелә.

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү һәм әңгәмә алу "Рослесинфорг"
ФДБУ матбугат хезмәте аша башкарыла.

Лариса Бурлуцкая, +7 985 960 37 73

Юлия Марудина, +7 915 453 00 71

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International