Министрлыкта дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс үткәрү буенча кандидатларның һөнәри дәрәҗәсен бәяләү комиссиясе утырышы узды

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә ачык конкурсның икенче этабы кандидатларының һөнәри дәрәҗәсен бәяләү буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Утырыш урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.

Конкурс комиссиясе әгъзалары Мөлкәткә идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе, Министрлыкның финанс, бухгалтерлык исәбе һәм контроль бүлегенең әйдәп баручы белгече кебек вазыйфаларны биләүгә дәгъва белдергән затларның һөнәри сыйфатларын бәяләде. Кандидатларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, дәүләт граждан хезмәте нигезләренә, икътисадка, хезмәтне саклауга, тармак хисаплылыгын әзерләүгә кагылышлы һ.б. сораулар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, Министрлыкта булган вакансияләр турында рәсми сайтта, әлеге сылтама буенча белергә була: http://minleshoz.tatarstan.ru/rus/vakantnie-dolzhnosti-vklyuchenie-v-kadroviy-rezerv.htm.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International