Тимур Галиев "Урманнарга идарә итү һәм бизнес максатлары өчен урманнарны инвентаризацияләү һәм урман корылышы" конференциясендә чыгыш ясады

2019 елның 11 октябре, җомга

Бүген Казанда "Урманнарга идарә итү һәм бизнес максатлары өчен урманнарны инвентаризацияләү һәм урман корылышы" фәнни-гамәли конференциясенең икенче көне бара. Исегезгә төшерәбез, форум кичә, 10 нчы октябрьдә "Корстон" комплексында ачылды. Конференциядә Россия Федерациясенең 40 субъектыннан 300дән артык кеше катнаша.

Конференция кысаларында 5 дискуссия мәйданчыгы эшли. Форумда катнашучылар урман хуҗалыгына идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру, урманнардан интенсив һәм аз файдалануны оештыру мәсьәләләре, урманнарны дәүләти инвентарьлаштыру нәтиҗәләре һәм перспективалары, дистанцион мониторинг, норматив-хокукый аспектлар буенча фикер алыштылар. Дискуссия мәйданчыкларының спикерлары һәм модераторлары булып Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Табигать ресурслары, милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Николай Николаев, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Алексей Канаев, "Рослесинфорг" ФДБУ директоры Игорь Мураев һ.б. торды.

"Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урманнарны яңадан торгызу һәм урманнарны үрчетү (компенсацион урман торгызу) өлешендә үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 19 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыруга багышланган дискуссия мәйданчыгында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урманнарны үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм Федераль законны тормышка ашыру кысаларында үткәрелгән эшләр белән таныштырды.

Аерым алганда, Тимур Галиев сөйләгәнчә, РФ Урман кодексының 43-46 статьяларына ярашлы рәвештә урманнардан файдаланучы затлар тарафыннан һәм урман кишәрлегенең максатчан билгеләнешен үзгәртү турында үтенеч язуы яки гариза белән мөрәҗәгать иткән затлар тарафыннан урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү буенча чаралар үткәрү өчен Министрлык тарафыннан кишәрлекләр сайлап алынган. "Урман фонды территориясендә кишәрлекләрнең гомуми мәйданы – 325 гектар, торак пункт җирләрендә – 283 гектар, – дип билгеләп үтте докладчы. – Махсус сакланыла торган табигый территорияләрдә компенсацияле урман торгызу һәм урман үрчетү өчен яраклы кишәрлекләр булмады".

Аның сүзләренә караганда, урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү эшләрен башкару өчен кишәрлекләрнең адресларын күрсәтеп, кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында урнаштырылган. "Арендаторлардан бик күп мөрәҗәгатьләр килә, алар урманнарны компенсацияләү юлы белән торгызырга тиеш. Иң еш бирелә торган сорау: урман утыртмалары киселгән урманчылык чикләрендә эшләр башкару өчен яраклы урыннар булмаса, нишләргә? Җавабы бер: мондый урынны икенче бер урманчылык территориясеннән сайларга кирәк, чөнки бу эш урман культуралары фондын формалашуга бәйле", – дип ассызыклады Тимур Галиев.

Докладчы өстәп әйткәнчә, Татарстан Республикасы, 2022 елдан башлап Федераль законда таләп ителгәнчә, ябык тамыр системасы белән утырту материалын кулланып, урманнарны торгызу яисә үрчетү эшләрен үткәрергә әзер. 2012 нче елдан башлап республикада ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшли, аның җитештерү куәте елына ябык тамыр системалы 12 млн. данә үсенте тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International