Казанда Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең башлангыч һөнәри берлек оешмалары рәисләре өчен семинар узды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Кичә, 15 октябрьдә, Казанда Хезмәт сарае базасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы башлангыч һөнәри берлек оешмалары рәисләре өчен семинар узды. Чара РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы тарафыннан оештырылган.

Уку барышында башлангыч һөнәр берлекләре оешмалары комиссияләренең эшен оештыру, хезмәтне саклау, һөнәр берлекләре эшен алып бару, икътисадый нәтиҗәлелекне, финанс эшчәнлеген исәпләү белән күмәк шартнамәләргә йомгак ясау һ.б. мәсьәләләр каралды.

Лекцияләр белән тыңлаучылар алдында РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан оешмасы рәисе Ольга Калашникова, Министрлыкның оештыру эшләре бүлеге башлыгы, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Наталья Тюкаева һәм башкалар чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International