Министрлыкта дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы узды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада комиссия әгъзалары, шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Рөстәм Гаязов катнашты.

Утырыш кысаларында 2016, 2017 һәм 2018 елларда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан бирелгән керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турындагы мәгълүматларны анализлау нәтиҗәләре каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International