ТР Мамадыш муниципаль районында ТАССРның атказанган урманчысы Александр Арсентьев исемендәге парк ачылды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Бүген ТР Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендә ТАССРның атказанган урманчысы Александр Арсентьев исемендәге парк ачылуга багышланган тантаналы чара узды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, "Мамадыш урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Әхәт Хәсәнов һ.б. катнашты.

Александр Арсентьев урман хуҗалыгы тармагына 48 ел гомерен багышлаган, шуларның 38 елында Мамадыш урман хуҗалыгын җитәкләгән. Аның җитәкчелегендә Мамадыш урман хуҗалыгы республикада алдынгыларның берсе булды, учреждениенең матди-техник базасы шактый ныгытылды, халык куллану товарларын җитештерү ассортименты киңәйтелде, мең гектар яңа урман утыртмалары салынды.

Җыелганнарны сәламләп, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, Александр Арсентьев күренекле җитәкче булды. "Ул урман хуҗалыгы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген сизелерлек арттыра алды, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу мәсьәләләренә, шулай ук хезмәткәрләрнең хезмәт шартларын яхшыртуга аерым игътибар бирде, – диде министр. – Без тармакта шундый кеше эшләве белән горурланабыз. Александр Арсентьев урман хуҗалыгын үстерүгә, республикабызның бәяләп бетергесез "яшел" байлыкларын саклауга, арттыруга һәм рациональ куллануга зур өлеш кертте". 

Чара кысаларында шулай ук истәлекле агачлар утырту оештырылды.

Белешмә өчен. Александр Дмитриевич Арсентьев (1922-1998 еллар) Чистай районының Изгар авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1943 елда башлап, урманчы, дисәтник, урман культуралары буенча инспектор, Баганин урман хуҗалыгы урманчысы кебек урыннарда эшли. 1953 елдан 1991 елга кадәр Мамадыш урман хуҗалыгын җитәкли.

Александр Арсентьев Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1943 елда яралана, демобилизацияләнә.     

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Почет Билгесе" ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һ.б. белән бүләкләнә. 1979 елда Александр Арсентьевка "Татарстан АССРның атказанган урманчысы" дигән мактаулы исем бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International