Казан янында "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе узды

2019 елның 19 октябре, шимбә

Бүген Шәһәр яны урманчылыгының Столбище кишәрлеге урманчылыгы территориясендә "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе узды. Акциядә 400 артык кеше катнашты.

"Без "Татарстанның чиста урманнары" акциясен 2010 елдан бирле уздырабыз. Акция барлык муниципаль районнарда да елга ике тапкыр – язын һәм көзен уза, – дип шәрехләде урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алсу Мостафина. – Быел акциянең көзге этабы 16 сентябрьдә старт алды һәм 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча, бүгенге көндә урманнан 1 мең 150 кубометрга якын каты коммуналь калдык, коры-сары һәм чыбык-чабык җыеп алынды, 7 чишмә төзекләндерелде, 40 аншлаг, мәгълүмат тактасы һәм урмандагы чатырлар ремонтланды".

"Бүген биредә "Татарстанның чиста урманнары" акциясенең үзәк чарасы уза. Урман биләмәләрен җыештыруда Министрлыклар, ведомстволар, Казан учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре катнаша, – дип өстәде Алсу Мостафина. – Әлбәттә, без аларга, гомумән, барлык республика халкына, урман ресурсларын саклау мәсьәләләрендәге ярдәмнәре һәм битараф булмаганнары өчен чын күңелдән рәхмәтле".

Акциядә катнашучылар көче белән бүген әлеге урында 200 куб. м. якын каты коммуналь калдык һзм ауган агачлар җыелган.

Белешмә өчен. "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе кысаларында урман тармагы белгечләре тарафыннан шулай ук чишмәләрне төзекләндерү, беседкалар, аншлаглар һәм мәгълүмат такталарын ремонтлау эшләре, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен дәресләр һәм экологик конкурслар үткәрелә.

Акциянең язгы этабына (22 апрельдән 22 июньгә кадәр) агымдагы елда 9,7 меңнән артык кеше кушылган. Алар көче белән урман фондыннан 3,3 мең куб. м күләмендә каты көнкүреш калдыклары, коры-сары һәм ауган агач җыеп алынган һәм чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International