"Иң яхшы мәктәп урманчылыгы-2019" россиякүләм мәктәп урманчылыклары смотр-конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланырга 5 көн калды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

"Иң яхшы мәктәп урманчылыгы-2019" россиякүләм мәктәп урманчылыклары смотр-конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланырга 5 көн калды. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы оештыра.

Конкурс Россия Федерациясе субъектларының белем бирү һәм урман хуҗалыгы оешмалары базасында эш итүче мәктәп урманчылыклары арасында 4 номинация буенча үткәрелә:

– "Урманнарны торгызу";

– "Урманнарны саклау һәм яклау";

– "Мәгърифәтчелек эшчәнлеге";

– "Мәктәп урманчылыгы эшчәнлеген оештыру".

Конкурста катнашу өчен 2019 елның 25 нче октябренә кадәр мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге турында электрон адреска игълан ителгән номинация буенча анкета-заявка һәм материаллар җибәрергә кирәк: iri-vukolova@yandex.ru.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: http://rosleshoz.gov.ru/activity/education/best_school_forestry?d4dbd10b53983805e9ab5a972e1a3e47.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International