Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре "Җиңү урманы" россиякүләм акциясенә кушылды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

"Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты һәм "Авангард" яшьләр үзәге вәкилләре белән берлектә "Җиңү урманы" россиякүләм акциясенә кушылды. Агач утырту эше Әгерҗе шәһәренә кергәндә автомобиль юлы буенда оештырылды. Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 200 данә нарат һәм миләш үсентесе утыртылды.

"Җиңү урманы" махсус проекты Россия Федерациясе субъектларында "Яшел Россия" россиякүләм экологик иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан тормышка ашырыла. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Проектның төп максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кешенең һәркайсы хөрмәтенә агач утырту.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә проект кысаларында ил төбәкләрендә 20 миллионнан артык агач утыртылган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International