Министрлыкта сабакчалы имәннең утырту материалын үстерү үзәген оештыру буенча проект-смета документларын эшләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2019 елның 1 ноябре, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ябык тамыр системасы белән  сабакчалы имәннең утырту материалын үстерү өчен үзәк оештыруга бәйле проект-смета документациясен эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, "Саба урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге директоры Руслан Газизов һәм "Татинвестгражданпроект" ДУП вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, әлеге проектны Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге базасында гамәлгә ашыру планлаштырыла. Аны уңышлы гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә комплексның җитештерү куәте елына 2 млн. данә ябык тамыр системалы имән кәлшәсе тәшкил итәчәк.

Утырышта катнашучылар үзәкне җиһазландыру, проектны финанслау һ.б. мәсьәләләр турында фикер алышты.

Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. "Бу безнең өчен мөһим проект, барыгызга да үз юнәлешләрегез буенча эшне көчәйтүегез турында сорыйм. Вакыт бик аз калды, проект-смета документлары агымдагы елның 1 декабренә кадәр төзелергә тиеш", – дип ассызыклады министр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International