ТР Әгерҗе районында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре комплексын үтәү буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә Әгерҗе урманчылыгы базасында узды, анда урманчылык һәм "Әгерҗе урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре катнашты.

Җитәкче-урманчы Владимир Ишморатов быел урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан 114 гектар мәйданда урманнарны торгызу, 474 гектар мәйданда урман культураларын агротехник карау, 85 гектар мәйданда урман культураларын күчереп утырту эшләре башкарылганлыгын хәбәр итте. Урманны карау 350 га мәйданда башкарылган, шул исәптән яшь агачлыкларда – 126 га. "Хәзер урман фонды территориясен янгын хәтәре аеруча янаган урыннарында, шул исәптән торак урыннарына терәлеп тора торган һәм максималь антропоген басымга дучар булган зоналарны коры үләннәрдән чистарту эшләрен тәмамларга кирәк", – дип ассызыклады Владимир Ишморатов.

Киңәшмә кысаларында шулай ук дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, урман законнарын бозган өчен административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү, урман хуҗалыгында техник документларны алып бару һ.б. мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International