2020 ел башыннан бирле республиканың дәүләт урман инспекторлары урманнарда 90 мәртәбә патруль үткәргән

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 ел башыннан бирле республиканың дәүләт урман инспекторлары урманнарда 90 мәртәбә патруль үткәргән. Шул ук вакытта урман законнары бозылуның 6 очрагы ачыкланган, шул исәптән Буа һәм Кызыл Йолдыз урманчылыклары урман фонды территориясендә урман утыртмаларын законсыз кисү факты билгеле булган. Урман фондына китерелгән зыян күләме 2,8 мең сум, дип бәяләнә.

Исегезгә төшерәбез, 2019 ел нәтиҗәләре буенча республика урман фонды җирләрендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру кысаларында 25 мең мәртәбә патруль уздырылды, административ хокук бозулар турында 949 беркетмә төзелде, административ җаваплылыкка тарту турында 802 карар чыгарылды, гомуми суммасы 1,3 млн. сумлык штраф түләттерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International