Лубян урман-техника көллиятендә 2019 елда уңышларга ирешкән студентларны бүләкләделәр

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Лубян урман-техника көллиятендә Россия студентлары көненә багышланган тантаналы чара узды. Студентларны көллият директоры Рим Фәхраҗиев һәм Лубян авыл җирлеге башлыгы Виктор Костин котлады.

Чара кысаларында көллият студентларының 2019 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Укучылар укуда, спортта, фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен бүләкләнде.

"Ел студенты – 2019" номинациясендә 33 нче бакча-парк төркеме студенты Татьяна Антропова җиңүче дип табылды. "Ел интеллектуалы" номинациясендә Гүзәлия Сабирова (33нче б/п төркеме), "Елның иҗади шәхесе" – Альберт Исрафилов (31нче урман хуҗалыгы төркеме), Никита Ступицкий (33нче б/п төркеме), "Ел тикшеренүчесе" – Николай Мальцев (43нче б/п төркеме), Елизавета Ефремова һәм Ольга Пашина (33нче б/п төркеме), "Ел профессионалы" – Станислав Козырев, Руслан Зайцев (43нче б/п төркеме) һәм Алинә Мәрданова (23нче б/п төркеме), Алинә Мәрданова (23нче б/п төркеме), "Ел җәмәгатьчесе"  – Сергей Иванов һәм Владимир Шишкин (21нче урман хуҗалыгы төркеме), "Ел спортчысы" – Нәгыйм Баһаветдинов (41нче урман хуҗалыгы төркеме), Аселина Андреева (32 нче икътисад төркеме), Кирилл Фадеев (33нче б/п төркеме), Милана Егорова (23нче б/п төркеме) һәм Илсаф Мөхәммәдиев (22 нче икътисад төркеме), "Ел рәссамы" – Индира Антипова һәм Диләрә Киршина (32нче икътисад төркеме), "Ел волонтеры" – Ульяна Сабурова-Гордиенко (32нче икътисад төркеме), Карина Кириллова һәм Ульяна Селюнина (43 нче б/п төркеме).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International