Кичә, 11 нче февраль көнне, Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендә яшәүче Шәмсикамал Закирова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, "Саба урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин һ.б. котлады.
Закирова Шәмсикамал Латип кызы 1925 елның 11 февралендә Саба районы Мишә авылында туган. Аның 40 елдан артык хезмәт стажы бар. Бөек Ватан сугышы вакытында Шәмсикамал Закирова урман әзерләүдә һәм ныгытмалар ясауда катнашкан. 1947-1980 елларда Саба урман хуҗалыгы баш бухгалтеры булып эшләгән. Шәмсикамал Закирова "Намуслы хезмәт өчен", "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 50 ел" һ.б. медальләр белән бүләкләнгән.