«Урман – безнең төп мәнфәгать» россиякүләм балалар рәсем конкурсын үткәрү вакытлары үзгәргән

2020 елның 3 апреле, җомга

Россия Федерациясендә барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә «Урман – безнең төп мәнфәгать» россиякүләм балалар рәсем конкурсын үткәрү вакыты үзгәргән. Исегезгә төшерәбез, аны «Россия урманнарны яклау үзәге» ФБУ оештыра.

Яңа шартлар нигезендә, конкурс 23 нче февральдән 22 нче июньгә кадәр 2 этапта үткәрелә: төбәк этабы (2020 елның 23 нче февраленнән 1 нче июненә кадәр) һәм Россия этабы (2020 елның 1 нче июненнән 22 нче июненә кадәр).

Конкурста катнашу өчен 1 нче июньгә кадәр «Рәсемнәр конкурсы» дигән билге белән «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә 422540, Татарстан Республикасы, Зеленодольск шәһәре, Сосновая урамы, 1 нче йорт адресы буенча гариза һәм хезмәт җибәрергә кирәк.

Быел «Урман – безнең төп мәнфәгать» дигән россиякүләм балалар рәсем конкурсы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Катнашучылар – 7-16 яшьлек балалар –  конкурсның төрле аспектларын яктырта ала: сугыш һәм урман, сугыш вакытында урманның әһәмияте, сугыш һәм урман хуҗалыгына китерелгән зыян һ.б. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International