ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

1 июньнән 3 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Германия Федератив Республикасына (Саксония, Тюрингия) визит кылды. Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Мусин Харис Гайнетдин улы һәм Казан милли тикшеренү технологик университетының агач материалларын эшкәртү кафедрасының техник фәннәр докторы Тимербаев Наил Фарил улы Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан делегация составына керде. Дрездендагы Техник университетка бару Министрлык вәкилләрендә аеруча зур кызыксыну уятты. Берничә ел дәвамында Дрезденның Техник университеты белән Урман хуҗалыгы министрлыгын, шулай ук Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетын һәм ВНИИЛМ Көнчыгыш Европа урман-тәҗрибә станциясен күркәм һәм күп нәрсә вәгъдә итүче эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли. Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм шәхсән Президент Р.Н. Миңнеханов тарафыннан күрсәтелгән теләктәшлек сизелерлек дәрәҗәдә уңышлы хезмәттәшлек нигезенә әверелде.

Татарстан һәм Саксония урманчыларының күп мәртәбәләр үзара очрашып, фикер алышулары нәтиҗәсендә шушы ике фәнни-тикшеренү проекты барлыкка килде:

 “Татарстан Республикасында имән утыртмаларын саклау һәм оптимальләштерү”, ул, катнаш имән утыртмаларын булдыру максатында, Кайбыч урманчылыгы территориясендәге имән агачларын комплекслы тикшерүне, шулай ук аларны үстерү һәм экологик яктан тотрыклы, югары продуктлы агачлар формалаштыру буенча урман параметрларын оптимальләштерүне һәм “Татарстан Республикасында агач плантацияләрен булдыру һәм алардан файдалану”ны күздә тота, соңгысы эшкә яраклы үзагач үстерү, шулай ук агач плитәләр җитештерүдә һәм биоэнергетикада кулланыла торган үзагач йомычкасын алу максаты белән усак белән каеннан тиз үсә торган агач плантацияләре булдырудан гыйбарәт.

2016 ел әлеге проектларны тормышка ашыруның икенче этабына әверелде, бүгенге көндә кыр эшләре башкарыла: имәннең тәҗрибә плантацияләре һәм тиз үсә торган тирәк плантацияләре утыртыла. Бүген Саба муниципаль районы территориясендә тирәкнең (Матрикс) тиз үсә торган плантацияләре инде утыртылды, Кайбыч муниципаль районы территориясендә Нельдер схемалары буенча сынап карау өчен имән-юкә агачларының тәҗрибә кишәрлекләренә нигез салынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International