ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Ылыслы яшь агачларны саклау һәм аларны законсыз кисүләрдән йолып калу буенча кирәкле чараларны башкару максатларында яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан, 2016 елның 2 ноябреннән башлап, яңа ел чыршыларын (наратларны) сату-алу турында шартнамә төзү хокукын сату буенча аукцион үткәрелде. Аукционга гомуми 285,4 мең сумлык 16,5 мең данә ылыслы агач, 43 тонна ылыслы ботак куелган иде.

Белгечләр тарафыннан урманчылыкларда эшләүчеләр исәбеннән мобиль патрульлек төркемнәре төзелде. Урман кишәрлекләрендәге патрульлек эшләре РФ ЭЭМның ТР буенча территориаль органнары хезмәткәрләре белән берлектә башкарылды. 2016 елның декабрендә инспекторлар һәм урманчылар тарафыннан барлыгы 1116 рейд үткәрелде, аларның 18е буенча чыршыларны һәм башка ылыслы токымнарны законсыз кисү очраклары ачыкланды. Бу чорда киселгән агачлар күләме 20 данә тәшкил итте. Китерелгән зыянның гомуми күләме – 48,3 мең сум.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International