ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

2017 елның 19 гыйнварында урман турында биогеоценотик, географик һәм тарихи күренеш буларак бердәм һәм бөтенлекле тәгълимат булдырган, урманның бердәм табигый комплексын тәшкил итүче тере һәм хәрәкәтсез компонетларның катлаулы бәйләнешен күрсәткән мәшһүр рус урманчысы Георгий Федорович Морозовның тууына 150 ел булды. Г.Ф. Морозов урманның төрле рәвешләре табигый тирәлек – климат, туфрак, хайваннар дөньясы белән бәйләнештә булганда гына аңлаешлы, дип раслады.

Георгий Федорович Морозов – берничә мәртәбә басылып чыккан  "Урман турында тәгълимат" дигән классик хезмәт авторы, анда урман токымнарының биологиясе, биология белән урман утыртмаларының типларына кагылышлы мәсьәләләр хакында бәян ителә. Аның хезмәтләре биогеоценология, урман белеме үсешенә һәм табигый хайваннар комплекслары турындагы тәгълиматларның барлыкка килүенә зур йогынты ясый.

Петроградның Урман институты профессоры Георгий Федорович Морозов үзенең "Урманчылык нигезләре турында"гы лекциясендә (1916 ел) булачак урманчыларга "...һәм урманчылык эшчәнлегендә үзеңнең тәүге адымнарыңны ясаганда үз компасың, үз рулең, үзеңнең иман символың булсын" дип васыять кыла, "аның төп принцибы – урманнарның биологик тотрыклылыгын саклау, урман законнары белән кешенең хуҗалык эшчәнлеген гармонияле берләштерү"дән гыйбарәт.  Дөньяга шундый караш булмый торып, бездә руль булмаячак, ә җилкәннәр генә җитми", – дип саный.

"Георгий Федоровичның тормышында катлаулы чорлар да булды. Яңа идеяләрне җиткерүче һәркем аларны үтәргә тиеш, ә урманчылык өлкәсендә Георгий Федорович нәкъ шундый өндәүче иде", – дип искә ала үзенең замандашы турында урысларның атаклы җир белгече К.Д.Глинка. – "Ул ачыктан-ачык принципиаль көндәшләреннән курыкмады, ләкин аларга каршы көрәшүе авыр булганга, бүтән төрле чыгышлар һәм каршылыклар аркасында борчыла иде".

Георгий Федорович Морозов 1867 елның 7 (19) гыйнварында Санкт-Петербург шәһәрендә туа. Әтисенең үгетләве буенча ул хәрби белем ала һәм өч ел буе  Витебск губерниясенең Динабург шәһәрендә (Латвия, хәзерге Даугавпилс) артиллерия подпоручигы булып хезмәт итә. Биредә ул халыкка хезмәт итү идеясе белән берләшкән җирле яшьләр даирәсенә керә. 23 яшендә Г.Ф. Морозов, ата-анасының теләгенә каршы килеп, хәрби хезмәтне калдыра, Санкт-Петербург шәһәренә күченә һәм Урман институтына укырга керә.  Гаиләсеннән бернинди ярдәм алмыйча укый – хосусый дәресләр бирә, гувернер булып хезмәт итә һәм, моннан тыш, кече энесе – гимназия укучысына булыша.

Студент чорында Георгий Федорович атаклы педагог һәм табиб П.Ф. Лесгафт курсларын уза. Лесгафтның анатомия буенча, организмны тәшкил итүчеләрнең үзара бәйләнеше, әйләнә-тирәлектәге торышның аңа булган йогынтысы турындагы лекцияләре алга таба Морозовның урманчылык өлкәсендәге фәнни эшчәнлегенең юнәлешен билгели. Шул ук чорда Лесгафт курсларына Георгий Федоровичның булачак хатыны – Л.Н. Зандрок та йөри. Алар 1894 елда өйләнешә, Морозов ул чакта институтны тәмамлый һәм Воронеж губерниясенең Хреновск урманчылыгына урманчы ярдәмчесе вазифасына һәм түбән урман мәктәбе укытучысы булып билгеләнә.

Хреновск урманчылыгы урманчысы Н.Д. Суходский үз ярдәмчесенең фәнни эшкә омтылуын хуплый. Бу вакытта комлы туфракларда кайчандыр югары продуктлы булып саналган дала урманнарын яңадан торгызу Хреновск урманнары өчен төп проблема булып санала. Г.Ф. Морозов җирле табигать үзенчәлекләрен: рельефын, грунт сулары дәрәҗәсен, туфрагын, үсемлек дөньясын, метеорология шартларын, элек алып барылган хуҗалык эшчәнлеген җентекләп өйрәнә һәм Хреновск урманында наратны яңадан үстерә башлау өчен дымның зур роль уйнавына инана, су режимын яхшырту өчен чүп үләннәрен юк итеп, туфракны ясалма сазландырырга кирәк, дигән  фикергә килә.

"Нарат культураларында корылыкка каршы көрәш" аның "диплом" эшенә әверелә, ул аны 1895 елда Урман институтында яклый һәм "Россия университетлары кандидатларының барлык хокуклары һәм өстенлекләре белән" 1 разрядлы галим урманчы исемен ала. Инде шул вакытта ук Морозов урманны әйләнә-тирә мохит торышына йогынты ясый ала торган бердәм организм буларак күрә.

Урман институты профессорлары аның гадәти генә белгеч булмавын абайлап ала һәм 1896 елда, Урман департаменты карары белән, Георгий Федорович Морозов ике елга "галимлек максаты белән" Германиягә һәм Швейцариягә, профессорлык эшчәнлегенә әзерләнү өчен җибәрелә. Ул Эберсвальд урман академиясендә лекцияләр тыңлый, атаклы алман урманчылары – Майер, Шваппах, Гайер, ә Швейцариядә Флюри лабораторияләрендә эшли. Урманчыларның эшчәнлеге, аларның тәҗрибә эшендәге методикалар белән таныша, наратны яңадан үстерүдә алман ысулларын тәнкыйтьли.

Туган ягына әйләнеп кайткач, Г.Ф. Морозов Воронеж губерниясендә комлыкларны урманлаштыру эшләренә җитәкчелек итә, ә 1899 ел башында Хреновск кишәрлегеннән ясалган Каменно-Степной сынау урманчылыгына, Урман департаментының Россия далаларында су һәм урман хуҗалыгын өйрәнү буенча проф. Докучаевның Махсус экспедициясенә җитәкче итеп билгеләнә. Биредә Г.Ф. Морозов 44 гектарда кыр яклаучы урман полосаларына нигез сала һәм 32 сынау кишәрлегендә урман культураларын үстерү буенча үз технологиясен эшли. Бу вакытта ул җилдән һәм туфракны саклый торган утыртмалар утырту өстендә эшли, аларда агачларның һәм куаклыкларның үзара мөнәсәбәтен, аларның җир өстендәге өлешенең үсеш алу үзенчәлекләрен һәм тамыр системасын өйрәнә.

1899 елда Г.Ф. Морозов "Почвоведение" журналында "Туфрак белеме һәм урманчылык" дигән мәкаләсен бастырып чыгара, анда ул урманчылыкның ул вакыттагы торышын нык тәнкыйть итә. Бу эшендә ул әһәмиятле нигезләмәләрне формалаштыра, алга таба аларны үз эшчәнлегендә җәелдерә, нәтиҗәдә әһәмиятле фәнни һәм гамәли уңышларга ирешү насыйп була.

Морозов, үзенең алда өйрәнәчәк тәгълиматларының асылын бәян итеп, Петербургның Урман җәмгыятендә доклад белән чыгыш ясый, анда беренче тапкыр махсус фәнни дисциплинаның – урман фәненең кирәк булуын дәлилли. "Урман хуҗалыгы объектының үзенчәлекләрен төрле яклап өйрәнгәндә урман фәненең киләчәк фәнни нигезе торырга тиеш, – дип раслый галим, – урман белеме, ягъни агачларның барлыкка килүе, аларны карап тоту, саклау һәм кисү турындагы тәгълиматлар белән беррәттән урман-биология сыйфатындагы белемнәр тармагы – урман фәне барлыкка килергә тиеш".

1901 елда Морозов конкурс буенча Санкт-Петербург Урман институтының профессоры итеп сайлана, 1917 елга кадәр ул анда гомуми урман фәне кафедрасын җитәкли. Кафедра карамагында ул китапханә һәм урман музеен төзи, боларны эшләүдә хатыны, рәссам Лидия Николаевна булыша.

Георгий Федорович Морозов Урман институтындагы иң хөрмәтле профессорларның берсе була. "Ярдәмчәнлеге, яшьләрне кызыксындырган сорауларга битараф кала белмәве, белемнең күп нәрсәгә сәләтле булганлыгына ышануы, алдынгы карашлы булуы һәм дөреслеккә омтылуы аркасында Георгий Федорович бик күп яшьләрне үзенә җәлеп итә, алар һәрчак аның янәшәсендә бөтерелә һәм аны яраталар иде", – дип искә ала үзенең укытучысы турында В.Н. Сукачев. Студентларның фәнни эшчәнлектә катнашуы хуплана. 1912 елда Морозов мөхәррирлегендәге "Урман журналы"ның бер саны студентларның тикшеренү эшләренә багышлана.

Мөгаллимлек эше белән шөгыльләнеп, Георгий Федорович урман турындагы фәнне эшләвен дәвам итә, Шипов, Хреновск һәм Бузулук урманнарында, Нижегородск һәм Владимир губернияләрендә тикшеренү эшләрен алып бара һәм Урман институты советына урман сынау станциясен оештыру һәм сынау урманчылыкларында эшләү өчен урманчыларны әзерли торган махсус курсларны ачу мәсьәләсе хакында җиткерә.

1903 елда Ригада булып узган Унынчы Россиякүләм урман хуҗалыгы корылтаенда Г.Ф. Морозов "Рус урманнарында сынау эшенең эшчәнлек юнәлеше хакында"гы мәсьәләне күтәрә.

"Моның өчен, барыннан да элек, җирле станцияләр кирәк, – дип саный галим, – аларда тикшеренүче белгеч ел дәвамында үзен чолгап алган табигать кочагында даими яшәп, урман өлкәсендәге күренешләрне күзәтә алыр иде". Тәҗрибәле урманчылыклар, ди ул, төрле география һәм урман үсү шартларында урманны яңадан торгызу һәм тәрбияләп торуның төрле ысулларын тикшерү, урманның климатка, грунт суларына йогынтысын һ.б. өйрәнү белән шөгыльләнергә тиеш һәм "утыртма типлары урман сынау эшенең нигезен тәшкил итәргә тиеш".

Урман хуҗалыгына фәнни теләктәшлек таләп ителүгә бәйле рәвештә, Урман департаменты 1906 елда Урман сынау эше буенча даими комиссияне гамәлгә куя. Аны М.М. Орлов, Г.Н. Высоцкий һәм Г.Ф. Морозов җитәкли. Алар сынау урманчылыкларын ачуда инициаторларга әверелә, яңа фәнни үзәкләрнең эшчәнлек юнәлешен һәм программасын билгелиләр.

1904 елда "Урман журналы"нда Г.Ф. Морозов үзенең "Утыртмаларның типлары һәм урман фәнендә аларның әһәмияте турында" хезмәтен бастырып чыгара. Георгий Федоровичның тугры укучысы В.В. Матренинск сүзләренә караганда, утыртмаларның типлары, аларны өйрәнү һәм классификацияләү профессор Г.Ф. Морозовның төп нерв күзәнәген калтырата торган урман-фән мәнфәгатьләре темасы була. 1909 елда Тулада булып узган Унберенче Россиякүләм урман корылтаенда да, 1912 елда – Архангельскида булып узган Уникенче Россиякүләм урман хуҗалары һәм урман хуҗалыклары корылтаенда да ул шушы мәсьәләне күтәреп чыга. Морозовның урман табигатен өйрәнүгә багышланган фәнни эшләренә бөтен урман белгечләре дә тулысынча теләктәшлек күрсәтми, алар арасында С.-Петербург Урман институты профессоры М.М. Орлов, шулай ук Лисинодагы өйрәнү урманчылыгы урманчысы һәм урман мәктәбе директоры Д.М. Кравчинский да бар. Аның оппонентлары урманны гамәли күзлектән чыгып кына: "үзагачны даими рәвештә һәм аеруча файдалы итеп алуга юнәлдерелгән" (М.М. Орлов) хуҗалыгына карап кына тикшерәләр. "Георгий Федоровичның күп өлеше кергән урман утыртмалары типлары турындагы тәгълимат, – ди Г.Н. Высоцкий, теләсә нинди яңа тәгълимат кебек үк, Георгий Федорович үзе аны кабул итә алмаган яки кабул итергә теләмәгән урман белгечләре тарафыннан зур каршылыкларга дучар булды. Безнең галим урманчылар дөньясында тирән упкын шул рәвешле барлыкка килде дә инде, алар ике лагерьга бүленделәр – аталган тәгълиматның тарафдарлары һәм дошманнары".

Үзенең "Иман символы"на тугры булган Г.Ф. Морозов 1912 елда "Урман турында тәгълимат. 1 басма" бастырып чыгара, анда урманны тәшкил итүче аерым организмнар белән аларның тирәлеге арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнә тирәнтен анализ ясый, урманга "бер-берсенә карата гына түгел, ә алар биләгән туфрак белән атмосферага карата да уртак йогынтысы беленә торган агач үсемлекләре җыелмасы" буларак билгеләмә ясый.

Г.Ф. Морозовның "Урман турындагы тәгълимат"тан алынган урман фәне афоризмнары: "урман – социаль күренеш", "кисү – яңадан торгызу синонимы", "урман – география күренеше", "урман табигате токымнар табигатеннән, аларның ярашу табигатеннән һәм үсеп китү җирендәге шартлары табигатеннән кушылып ясала" – ниһаять, урман белгечләре өчен гамәл кылуга нигез итеп алынырга тиеш, чөнки "урман – тарихи күренеш, һәм кешенең үткән һәм киләчәк хуҗалык эшчәнлегенең холкы да, дәрәҗәсе дә аңа йогынты ясый".

Г.Ф. Морозов урманчыларның сынауга багышланган хезмәтләрен хуплый, аларның мәкаләләрен 1904 елда мөхәррире итеп сайланган "Урман журналы"нда бастыра. Морозов эшләгән 13 ел дәверендә журналның тиражы 500 данәдән 2000 данәгә кадәр арта. Басмадагы язмалар урман белгечләрен генә түгел, ә уртак фәнни дисциплина белгечләрен – туфрак белгечләрен, ботаникларны, метеорологларны һәм башкаларны да җәлеп итә.

Урман турында бик күп белемнәргә ия булган Георгий Федорович "Библиотека натуралиста" фәнни-популяр сериясендә бик кызыклы мәкаләләрен бастырып чыгара. Аның урман буенча кызыклы экскурсияләре һәм лекцияләре бик күп тыңлаучыларны җыя. Ул Петербургта Стебутов курсларының Хатын-кызларның авыл-хуҗалыгы берәмлегенә теләктәшлек җәмгыятен оештыручыларның берсе, соңыннан анда рәис һәм укытучы да була. Г.Ф. белән Л.Н. Морозовлар Лисинодагы Коммерция училищесында да укыталар, ул – урман фәннәрен, хатыны – рәсем.

Әле 1903 елда ук Морозов Урман институты советында урманчылар өчен "кабат" яки "өстәмә" курслар оештырырга кирәклеге турында әйтә, ләкин бары тик 1912, 1913 һәм 1914 елларда гына мондый курслар Урман департаменты тарафыннан санкцияләнә. Нигезләмә буенча, "аларның максаты хуҗалык белән шөгыльләнүче һәм югары урман белеме алган барлык затларга урман фәне һәм гомуми эшкә катнашы булган гомуми фәннәр буенча үзләренең белемнәрен арттырудан һәм киңәйтүдән" гыйбарәт була. Урманчыларга атаклы профессорлар дәресләр үткәрә, ләкин Г.Ф. Морозов лекцияләре тыңлаучылар өчен аеруча кызыклы тоела.

"Сез безгә һәм урман белеменә без мохтаҗ булганны, озак еллар буе безгә җитешмәгән нәрсәләрне бирдегез, – теорияне бирдегез, ә ул теләсә нинди гамәли эшнең җаны булып тора, "фәлсәфә" бирдегез, ул исә Сез әйткәнчә, иң гади әйберләрнең берсе", – дип яза урманчылар 1912 елдагы курсларда Морозовка җиткерелгән хатта.

Георгий Федорович үзе исә Дарвинны, Докучаевны һәм Гайерны үзенең остазлары итеп саный: "Үземнең урман фәне буенча үсеш алуымда мин өч төп элементка: биосоциаль, географик һәм урман белеменә, һәм мин кадерләп искә ала торган, миңа яшәү мәгънәсен биргән, аны төрле яклап яктырткан һәм күп итеп кешелек бәхетен биргән өч мәшһүр исемгә бурычлы".

Февраль революциясеннән соң илнең җәмәгатьчелек тормышы активлашып китә. 1917 елның 26 мартында Петроградта Солесның – Россиякүләм Урман белгечләре һәм Урман Техниклары (Кондукторлары) Берләшмәсенең Гамәлгә кую Җыелышы була һәм аның вакытлы Советы төзелә.  Солес Советы Президиумының Рәисе итеп Г.Ф. Морозовны сайлыйлар. "Белгечләр буларак хәзерге вакытта безнең төп бурыч, – диелә Урманчылар Берләшмәсе Президиумы карарында, – дөрес башлангычта ватанга халык урман хуҗалыгын оештыруда ярдәм итәргә һәм, аларны илкүләм казаныш итеп тану юлы белән, урманнарны сакларга". Г.Ф. Морозов кичекмәстән урманчылар корылтаен чакырту тәкъдимен кертә.

Солесның беренче корылтае 28 апрельдән 1 майга кадәр Петроградта үтә. Бер тавыштан корылтайның мактаулы рәисе итеп сайланган Г.Ф. Морозов программа нотыгы белән чыгыш ясый. Ул чакта урманчыларга болай ди ул: "... бердәмлектә, бергә башлауда – безнең көч".

1917 елның 26 сентябрендә Солесның Икенче Россиякүләм Делегатлар корылтае була. "... әгәр дә урман дәүләтнеке булмаса һәм, әгәр дә дәүләт анда хуҗа булмаса, ул вакытта аның гомеренә, чыннан да, куркыныч яный – ул һәлак булырга мөмкин", – дип тәкърарлавын дәвам итеп, Г.Ф. Морозов корылтайда үз чыгышын түбәндәге сүзләр белән тәмамлый: "Үзебезнең карарларыбызда дәүләтле булуыбызны күрсәтик һәм безнең байракта: "Урманны саклагыз" дигән мәңгелек язу барлыгын истән чыгармыйк".

Октябрь башында, Делегатлар корылтаен уздырганнан соң, Георгий Федоровичка паралич суга һәм 1917 елның  декабрендә аны дәвалау өчен Ялтага алып китәләр, тора-бара Петроградка кайту күздә тотыла.

Авыруына карамастан, Кырымда Г.Ф. Морозов Симферопольдәге Таврия университетында авыл хуҗалыгы факультетының урманчылык һәм урман белеме кафедрасын оештыруда катнаша һәм соңыннан аңа җитәкчелек итә.

Бик каты авырганга күрә, Г.Ф. Морозов үзенең гомумиләштерелгән лекцияләр курсын – "Урман турында тәгълимат нигезе"н бастырып чыгару өчен әзерли. Аның кызы Л.Г. Морозова-Турова болай дип искә ала: "күрү сәләтен җуя барган әти гомеренең соңгы көненә кадәр әле яңа чыккан китапны көчсезләнгән кулларында тотты һәм укырга тырышты..."

Георгий Федорович 54 яшендә, 1920 елның 9 маенда вафат була. Симферополь тирәсендә, Салкирка елгасы ярындагы паркта җирләнә.

"Георгий Федорович Морозов үзенең талант көче, гүзәллеге һәм намусы белән гомеренең йөзен тулы итеп, фидакарьләрчә һәм намус белән аклады", – дип әйтә үзенең укытучысы турында В.В. Матренинский.

Г.Ф. Морозов – 400дән артык фәнни хезмәт авторы. Морозов үлгәч, аның аерым мәкаләләреннән, китапларыннан, брошюраларыннан Матренинский "Урман турында тәгълимат" (1924 ел) дигән китап бастырып чыгара, әлеге басма безнең илдә дә, чит илдә дә киң танылу таба, ә урманчылар В.В. Матренинскийга ихлас рәхмәтләрен ирештерәләр.  Вакыт белән тәҗрибә Г.Ф. Морозовның "урман белеме нигезләре"н дәлилләп күрсәтә. Аның хезмәтләре безнең илдә, Германиядә һәм АКШта берничә басмада басылып чыга. Атаклы галим-урманчы, ул рус биология фәненең К.А. Тимирязев, В.В. Докучаев, В.И. Вернадский кебек күренекле шәхесләре белән бер рәттә тора.

1968 елда ВАСХНИЛ "Урманчылык һәм яклаулы урман үрчетү өлкәсендә алдынлыклы эш өчен" Г.Ф. Морозов ис. Алтын медальне гамәлгә куя, Георгий Федорович үзенең хезмәт эшчәнлеген башлап җибәргән Хреновск урманчылыгының элеккеге түбән урман мәктәбе – урман хуҗалыгы техникумы аның исеме белән атала. Биредә Г.Ф. Морозовның тууына 130 еллыкны билгеләп үтү уңаеннан галимгә гореф-гадәт буенча урманчылар акчасына төзелгән  һәйкәл урнаштырыла.

Балтач тыюлыгы белгечләре тарафыннан, Татарстан Республикасы Балтач районы Норма урта мәктәбе укучылары белән берлектә, җимлекләр урнаштыру һәм кошларга җим салу эшләре башкарылды.  Мәктәп укучыларында әйләнә-тирәлеккә, тере табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм хезмәтне сөяргә өйрәтү – чараның максатына әверелде. Башлангыч сыйныфларда укучылар тарафыннан барлыгы 28 җимлек ясалды.

Кошлар зыянлы бөҗәкләргә каршы көрәштә зур ярдәм күрсәтә. Аларның күпчелеге начар һава шартларында, кышкы суыкларда һәм кар күп яуганда азык җитмәүдән һәлак була. Шуңа күрә дә Татарстанда яшәүчеләрнең барысын да кышкы чорда кошларны ашату буенча яхшы гамәлгә кушылырга чакырабыз.

Красный бор кишәрлеге урманчылыгы белгечләре, җирле урманчы Мөдәррисов Илдус Рәис улы җитәкчелегендә, Красный бор урта гомуми белем бирү мәктәбендәге 3-4 сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрделәр. Балалар урманчылыкта эшләүчеләрнең Красный бор урманнарында тереклек итүче хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында сөйләгәннәрен бик кызыксынып тыңладылар, табышмакларга һәм ребусларга җаваплар эзләделәр. Дәрес азагында балаларга татлы призлар тапшырылды, ә иң активларына мактау кәгазьләре бирелде.

Арча районының "Лесхоз УГБМ" МБМ учреждениесендә, элек-электән килүче гореф-гадәтләрне онытмыйча, сыйныфлар арасында макулатура җыю буенча ярышлар узды. Бу идеяне укучылар һәм аларның ата-аналары белән берлектә укытучылар да шундук хуплап алды. Укучыларның макулатура белән кызыксынуын күреп, Үрнәк, Иске Төрнәле, Апайкина-Гарь авылларында яшәүчеләр аларга үзләрендә җыелган кәгазь өемнәрен бик теләп тапшырдылар. Һәркемнең өендә актуальлеген югалткан китаплар, иске кәгазь каталоглар, күптән укылган матбугат басмалары хәйран күп булып чыкты. Нәтиҗәдә 1042 кг күләмендә икенчел кәгазь чималы җыеп алынды. 10 сыйныф (җит. Л.И. Нигъмәтҗанова), 3 сыйныф (җит. А.Т. Зәйнуллина), 9 сыйныф (җит. Н.З. Гомәрова) укучылары ЭКОмарафонның лидерларына әверелде.

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу республика фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиев үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы коллективы Минтимер Шәрип улы Шәймиевка карата яңгыратылган барлык котлау сүзләренә дә кушыла.

Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International