ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

  Әтнә районының Күңгәр һәм Күәм урта мәктәпләрендә "Ашыт" ДТКТ белгечләре тарафыннан махсус сакланучы табигый территорияләр елына багышланган ачык дәресләр үткәрелде. Дәресләр барышында 5-7 сыйныфларда укучылар республикадагы махсус сакланучы табигый территорияләрне үстерү һәм алар белән идарә итү өлкәсендәге төп документлар белән танышты. Тыюлык белгечләре укучыларга Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр турында сөйләде. Дәреснең максаты экологик белемнәрне тирәнәйтүдән, үсеп килүче буын игътибарын табигатьне саклау мәсьәләләренә, табигый объектларны саклауның әһәмиятенә җәлеп итүдән гыйбарәт булды. Экология дәресе кысаларында "Парклар маршы-2016" акциясендә җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International