ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Күчмә утырыш кысаларында 16 февральдә семинар-киңәшмәдә катнашучылар Нурлат урманчылыгы музеенда булдылар.

Музей 2006 елда булдырылды. Экспозицияләрдә 1936 елның июленнән башлап Октябрь урман-сәнәгать хуҗалыгы (хәзерге вакытта "Нурлат урманчылыгы" ДКУ) барлыкка килү тарихы турында сөйләнә. Музейда нигез салынган көннән бирле Октябрь (хәзерге вакытта Нурлат муниципаль районы) урман хуҗалыгының эшчәнлеге хакында материаллар куелган, алар хәрби һәм сугыштан соңгы елларда предприятиенең вазыйфалау тарихын үз эченә ала. Моннан тыш, җитәкчелек составы, җитештерү уңышлары, предприятиенең урман хуҗалыгында хезмәт куйган гаилә династияләре хакында да мәгълүматлар тупланган. Музейда шулай ук көнкүрештәге борынгы предметлар һәм мәктәп урманчылыгы бүләкләре урын алган.

Экология елы кысаларында "Казан" халыкара аэропортының көтү залында (1А терминалы) Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре тарафыннан "Татарстан Республикасының махсус сакланучы табигый территорияләре" темасына күргәзмә оештырылды. Стендларда сирәк очрый торган хайваннарның һәм үсемлекләрнең фотолары күрсәтелгән. Тематик экспозиция экологик мәдәниятне формалаштыруга, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясында төрләрнең кимү проблемасына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Күргәзмә март аена кадәр эшләячәк.

Яшел Үзәндә Татарстан Республикасының эшләүче һәм укучы яшьләре арасында "Профсоюз яшьләре чаңгы юллары - 2017" узды.

Лубян урман-техника көллияте студентлары командасы ярышларда менә дигән итеп чыгыш ясады:

1 урын - Кузнецова Алина, 23 сп төркеме студенткасы

1 урын - Гостева Анастасия, 43 сп төркеме студенты

2 урын - Семенов Александр, 41лх төркеме студенты

2 урын - Николаев Андрей, 41 лх төркеме студенты

3 урын - Козырев Станислав, 13 сп төркеме студенты

3 урын - Зиннәтуллина Ләйлә, 11 лх төркеме студенткасы

1 урын - команда исәпкә алынды.

Ярышларда җиңүчеләрне тәбрик итәбез!

"Кичке Таң" ДТКТ хезмәткәрләре ТР Әгерҗе районының "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Кичкетаң урта мәктәбендә укучылар өчен "Кышын кошларны ашатыгыз!" акциясен үткәрде.

Кыш – барча кошлар өчен дә авыр чор. Аларга салкыннарны, бозлавыкларны, оясыз һәм ризыксыз тереклек итүләрне кичерергә туры килә. Кагыйдә буларак, февральдә көчле җилләр еш исә, бураннар чыга һәм һава температурасы түбән була.  Канатлы дусларыбызның популяцияләрен саклап калу өчен аларны ашатып тору зарур. Кыш дәвамында "Кичке Таң" ДТКТ инспекторлары Әгерҗе районының гомуми белем бирү учреждениеләре белән берлектә кошларны ашату эше белән шөгыльләнә. Балалар мондый чараларны оештыруда һәм үткәрүдә бик теләп катнаша: ата-аналары белән берлектә җимлекләр ясыйлар, азык җыялар һәм кошлар өчен "ашханә"ләр оештыралар.

Бүген Нурлат урманчылыгы территориясендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов катнашында семинар-киңәшмә уза. Семинарның максаты – урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм үстерү буенча урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашында үткәрелә торган чараларның сыйфатын арттыру. Семинарда "Нурлат урманчылыгы", "Лаеш урманчылыгы", "Әлки урманчылыгы", "Болгар урманчылыгы", "Аксубай урманчылыгы", "Биләр урманчылыгы", "Чирмешән урманчылыгы" дәүләт казна учреждениеләреннән кишәрлек урманчылары, инженерлар, җитәкче урманчыларның урынбасарлары катнаша.

Күчмә киңәшмә кысаларында урманчылар Нурлат районы Мамык авылындагы мәктәпне һәм балалар бакчасын карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International