ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 1 мартында Корыган үләнгә ут төртүгә каршы мәгълүмат бирү буенча “Урманны сакла!” бөтенроссия кампаниясе башланып китте. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 2 июнендәге № 1082-р әмере нигезендә, бу мәгълүмат бирү кампаниясе Россия Федерациясе Указы белән игълан ителгән Экология елының төп агитация чараларыннан берсе булып тора.

Мәгълүмат бирү кампаниясенең төп максаты – кипкән үләнне яндырырга ярамау,  андый яндыруларның гамәли яктан файдасыз булуы һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян салуы турында, урманда һәм урман янәшәсендәге территорияләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең зарурилыгы турында тотрыклы иҗтимагый фикер формалаштыру.

Язгы чорда урман янгыннарының төп сәбәпләре булып, корыган үләнгә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм гражданнар тарафыннан ут төртүләр тора. 2015 елның ноябрендә Хөкүмәтнең № 1213 карары белән Россия Федерациясенең Янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Шуннан бирле коры үләнне тәртипсез рәвештә яндырулар катгый тыела. Корыган үләнгә ут төрткән өчен 250 мең сумга кадәр штраф белән административ җаваплылык кына түгел, җинаять җаваплылыгы да – 500 мең сумга кадәр штраф түләтеп, 10 елга кадәр срокка иректән мәхрүм итү дә яный.

Шулай ук автомобиль юлларына, тимер юлларга бүлеп бирелгән полосаларда һәм тимер юлларның, юллар өстендәге күперләрнең һәм продуктлар уза торган торбаларның сакланылучы зоналарында кипкән үсемлекләрне, тиз кабынучан материалларны яндыруга, учаклар кабызуга да тыю кертелде.

Корыган үләнгә ут төртүгә каршы мәгълүмат бирү буенча “Урманны сакла!” бөтенроссия кампаниясе кысасында мәгариф учреждениеләрендә тематик дәресләр, авыл җирендә яшәүчеләр белән профилактик әңгәмәләр, балалар рәсемнәре конкурслары уздырылачак.

“Россиядә яшәүчеләрнең һәрберсенә корыган үләнне яндырырга ярамаганлыгын аңлатырга кирәк. Кипкән үләнгә ут төртү – җинаять ул, кешеләргә каршы, табигатькә каршы, бөтен планетабызның экологиясенә каршы җинаять. Аны кылган өчен законда административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Ниндидер чаралар күргәнче, без гражданнарның үлән яндыруның фаҗигале нәтиҗәләре турында уйлануларын үтенәбез”, – дип басым ясап әйтте Россия Федерациясенең табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.

 

 

 

 

Татарстан Республикасының урман тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләр исеменнән Рөстәм Нургали улы Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Республиканың урман хуҗалыгына күрсәтә торган даими игътибары, ярдәме-булышлыгы өчен бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Шушы бәйрәмендә Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, куйган максатлары һәм ниятләренең тормышка ашуын, дәүләт хезмәтендәге җаваплы эшендә киләчәктә дә зур уңышларга ирешүен телибез. Тынычлык, муллык һәм гаилә бәхете насыйп булсын!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International