ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2017 ел
сишәмбе

 

Сөйкемле хатын-кызлар!

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң ихлас, җылы, матур котлауларны кабул итегез!

Сезгә – шундый зирәк, кайгыртучан, назлы һәм һәрчак чибәр затларыбызга соклануымны аңлатыр өчен сүзләр җитеп бетмидер кебек.

Бу көнне сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бетмәс-төкәнмәс бәхет, шатлыклы вакыйгалар, якты кояш, мәхәббәт һәм тормышыгызда уңай үзгәрешләр генә булуын телим.

Өйләрегездә һәрвакыт үзара аңлашып яшәгез, тормышта килеп чыккан теләсә нинди хәлләрдә дә якыннарыгызның кайгыртуы авырлыкларны җиңәргә көч бирсен, шушы язгы бәйрәм җылысы йөрәкләрегездә ел буена саклансын иде!

 

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры

А.Ә. Нәзиров


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International