ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Әгерҗе шәһәренең 4 нче номерлы мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен урманга бару чып-чын бәйрәмгә әверелде. Балаларны табигатькә Әгерҗе урманчылыгы белгечләре алып чыкты. Экскурсияне җитәкче-урманчының урынбасары В.Л. Ишморатов һәм Әгерҗе участок урманчылыгының участок урманчысы А.Т. Шәйхетдинов уздырды. “Табигатьне ярату – аның матурлыгына соклану гына түгел, аңа сакчыл мөнәсәбәттә булу да ул”, – диделәр урман тармагы хезмәткәрләре укучылар белән әңгәмә вакытында. Урманчылар балаларга урманның әһәмияте, анда үз-үзеңне тоту һәм яшел утыртмаларны тәрбияләү кагыйдәләре турында сөйләде.

Мәктәп укучылары ата-аналары белән бергәләп алдан ук ясаган җимлекләр һәм сыерчык оялары урман аллеясындагы агачларга җайлы гына урнаштырып куелды. Балаларны кошларның күңелле итеп сайравы гына түгел, үзләренең аларны кайгыртуы да шатландырды.

Ул көнне балалар урман турында, бездә кышлаучы кошлар, хайваннар дөньясы турында кызыклы күп яңалыклар белде. Чара ахырында укучыларның үзләренә дә татлы бүләкләр эләкте.

 

Сулыкларны аэрацияләү суны кислород белән баету процессыннан гыйбарәт. Ул сулыкта яшәүчеләрнең барысының да, шул исәптән су үсемлекләренең дә исән булуы өчен әһәмиятле һәм кирәкле эш булып тора. Аэрацияләү балыкларга, аларның активлыгына уңай йогынты ясый, сулыкта тиешле экологик баланс урнашуга ярдәм итә.

Балыклар барысы да суда эрегән кислородны сулый, шуңа күрә аның булуы балыклар өчен хәлиткеч әһәмияткә ия. Су хайваннарына сулыш алу шактый авыр, суда кислородның 21 тапкыр кимрәк булуы өчен генә дә түгел, суның һавага караганда 800 тапкыр тыгызрак булуы аркасында да шулай ул. Кислород балыкларга энергия алмашын тәэмин итү өчен кирәк, кислородсыз алар бик аз вакыт кына, яшәүләренең иң иртә стадияләрендә генә тора ала.

Суда эрегән кислородның җитмәве балыкларның һәлак булуына һәм төрле чирләр таралуга китерергә мөмкин. Кышын аэрацияләү эшләре суны боз катламы астында җыелып торучы һәм сулыкның кислород режимына җитди тискәре йогынты ясаучы зыянлы газлардан арындыра. Балыкларның төрле төрләре өчен кислородның концентрациясе төрлечә була. Эрегән кислородның судагы иң кулай микъдары кышкы чорда – 12-13 мг/л, җәен 6-8 мг/л чамасы.

ТРның Махсус сакланучы территорияләре елында “Спас” заказнигы белгечләре, “Главрыбвод” ФДБУ Урта Идел филиалының әйдәп баручы ихтиологы Рөстәм Сафиуллин белән бергәләп, Спас муниципаль районының Өчкүл авылындагы табигать һәйкәлләре булып торучы “Чиста”, “Исемсез”, “Атаман” дигән күлләрдәге балыкларны кислород ачлыгыннан коткару өчен, мелиорация чаралары уздырды. Бензинда эшли торган боз кискеч ярдәмендә калын боз катламын тишеп, 90нан артык бәке ясалды. Катмасыннар һәм һава кереп торсын өчен, бәкеләргә салам тутырылды. Бу эшләр күлләрдә яшәүче хайваннар һәм үсемлекләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.

Урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм кабат торгызу буенча уздырылучы чараларның сыйфатын арттыру максатыннан, “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ территориясендә семинар-киңәшмә уза. Бу чарада катнашалар: Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, участок урманчылары, инженерлар, “Әлмәт урманчылыгы”, “Бөгелмә урманчылыгы”, “Лениногорск урманчылыгы”, “Азнакай урманчылыгы”, “Баулы урманчылыгы”, “Зәй урманчылыгы”, “Кәләй урманчылыгы”, “Минзәлә урманчылыгы” ДКУ җитәкчеләре-урманчыларның урынбасарлары, “Рослесинфорг” ФДБУ вәкилләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International