ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

1917 елның 11 гыйнварында (иске стиль белән 1916 елның 29 декабрендә) Баргузада (Байкал күленең төньяк-көнчыгыш яры буенда) Россиянең дәүләт тыюлыгын булдыру турында карар кабул ителә. Шул чакта ук Аучылык тыюлыкларын саклау турында закон да кабул ителә. Россия тыюлыкларының дәүләт системасы елъязмасы нәкъ шул көннән башлап санала, гәрчә 1917 елда оештырылган Саян кеш тыюлыгы хәзерге Россия территориясендә беренче  булса да (ул Гражданнар сугышы вакытында юк ителгән, аннары 1939 елда яңадан торгызылып, 1951 елда бетерелгән).

Тыюлыклар һәм башка махсус сакланучы табигать территорияләре, аеруча күренекле һәм кыйммәтле аерым төрләрне саклаудан башлап (әйтик, Баргуза тыюлыгы Россиянең кыйммәтле мехлы җәнлекләр байлыгын гәүдәләндерүче кешләрне саклап калуда төп рольне уйнады), экосистемаларны һәм аларның комплексларын саклауга, төрле үсемлекләр һәм хайваннары булган бер типтагырак һәм шулай ук уникаль зона ландшафтларын саклап калуга кадәр озын юл үттеләр.

Бары тик тыюлыклар булганга гына, Россиядә кеш, кыргый үгез, юлбарыс һәм хайваннан һәм үсемлекләрнең башка күп төрләре, беренчел рәвештәге далаларның соңгы утраучыклары һәм уникаль урман массивлары сакланып калды. Хәзерге заманда махсус сакланучы табигать территорияләре дәүләтнең планетабыз язмышына һәм киләчәк буыннарның иминлегенә мөнәсәбәте күрсәткеченә әверелде.

Махсус сакланучы табигать территорияләре (МСТТ) дәүләт кадастры мәгълүматлары буенча, 2017 елның 1 гыйнварына ТРның табигый тыюлыклар фонды гомуми мәйданы 168,86 мең га барлык дәрәҗәләрдәге 174 МСТТдан тора, шул исәптән гомуми мәйданы 128,15 мең га булган 169ы – төбәкләрнеке. Шулай итеп, республика мәйданының 2,49 процентында табигать комплексларын, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау һәм кабат торгызу өчен уңайлы шартлар тудырылган. Ул территорияләрдә Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән сирәк очрый торган һәм юкка чыгып баручы 612 төрдәге үсемлекләр, хайваннар һәм гөмбәләрне генә түгел, Россия Федерациясе Кызыл китабына кертелгән 70 төрдәгеләрен дә саклау һәм кабат торгызу тәэмин ителә. Алар арасында җофар, камчат, гади кызылказ, балыкчы карчыга, дала карчыгасы, дала бөркете, могильник, бөркет, шоңкар, балобан, соры торна, Европа бәрдесе, астрагал Цингера, рус боҗыры кебек төрләр һәм тагын берничәсе бар. Ассызыклап әйтергә кирәк: 25 төр Халыкара табигатьне саклау берлегенең Кызыл китабына кертелгән.

Хәзер ТР МСТТның нигезен  дәүләтнең 11табигать заказнигы тәшкил итә: “Ашыт”, “Кичке Таң”, “Чатыр-Тау”, “А.И.Щеповских ис. дала”, “Озын Алан”, “Спас”, ”Чулпан”, “Свияжск”, “Балтач”, “Чиста болыннар” һәм “Зөя буйлары”.

Безне шул факт шатландыра: ел саен меңнән артык укучы табигать турында иҗади эшләр яза. Аларда, барыннан да бигрәк, үзләренең кече Ватаннарындагы урманнарның, яр буйлары, елгалар, күлләрнең торышы өчен борчылу ярылып ята. Аларны чүп-чардан арындыруда катнашып, агачлар утыртып, үсмерләр үзләренең актив табигать сакчысы икәнлекләрен күрсәтәләр. Безнең бурыч – балаларның сузылган кулын ныграк тоту, үз артыбыздан ияртү, кулланучы кешеләр буынын түгел, ә җәмгыятьнең икътисадый файда алу-алмавыбызга карамастан, табигатьнең яшәргә хокукы барлыгын аңлаучы җаваплы әгъзаларын тәрбияләү.

Дәүләт сәясәте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә җайга салу департаменты мәгълүматлары буенча, 2016 елның 1 гыйнварына Россия Федерациясендә МСТТ өлкәсендә гамәлдәге законнар кысасында Россия Федерациясе субъектлары билгеләгән: дәүләтнең 103 табигать тыюлыгы, 48 милли парк, дәүләтнең федераль дәрәҗәдәге 64 табигать заказнигы, дәүләтнең төбәк дәрәҗәсендәге 2243 табигать заказнигы, 8 меңнән артык табигать һәйкәле (шул исәптән 17се – федераль дәрәҗәдәге), шулай ук башка категорияләрдәге төбәк һәм муниципалитет дәрәҗәсендәге 2,8 меңнән артык МСТТ бар.

Җирне яклау көне ХХ гасырда билгеләп үтелә башлады. Бу бәйрәм һәркемне табигатьне саклау хакына кечкенә генә булса да игелекле эш башкарырга, шулай ук тирә-ягыбыздагыларга табигать байлыкларын саклауның һәм табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңларга ярдәм итәргә өнди. Чүпне, җирдән алып, чүп савытына ташлау, үз кухняңда пластик һәм органик калдыкларны аерып җыю, автомобильгә утырып бармыйча, кирәкле җиргә җәяү барып килү кебек теләсә нинди вак-төяк тә планетабызның гомерен озайтуга өлеш кертә ала. Чөнки бит Җир – безнең йортыбыз, аны чистарак һәм яхшырак итү үзебез өчен кирәк.

Бүгенге бәйрәм – киләчәк турында, безнең балаларыбыз яшәячәк дөнья турында уйлану өчен менә дигән сәбәп.

Акция кысасында түгәрәк өстәлләр, лекцияләр, ачык дәресләр, рейдлар, рәсемнәр һәм фотолар күргәзмәләре, өмәләр узачак.

"Парклар маршы" өстәмә экологик белем бирүнең кызыклы һәм нәтиҗәле формаларыннан берсе булып тора. Акцияне уздыру барышында белем бирүнең төп бурычларыннан берсе – кешенең экологик аңын формалаштыру, әйләнә-тирә мохиттә аның үз-үзен тотышын үзгәртү хәл ителә.

"Парклар маршы" Татарстан Республикасында Кыргый табигатьне саклау үзәге тәкъдиме белән 1996 елдан бирле ел саен оештырыла.

Акциянең максаты – җәмгыятьнең барлык катлауларын (бизнесны, матбугат чараларын, дәүләт органнарын, җирле халыкны) махсус сакланучы табигать территорияләребезгә ярдәм итү идеясе тирәсенә берләштерү. Төп нигезне тәшкил итүче идеяләр, сценарийлар, аларның атрибутлары буыннан буынга озак еллар дәвамында тапшырылып барсын өчен, без әлеге акцияне традициягә кертеп җибәрергә омтылабыз, ә бу аларга республика мәдәниятенең мөһим өлешенә әверелергә мөмкинлек бирәчәк.

"Парклар маршы" кешеләргә нәрсә бирә соң? Барыннан да бигрәк ул һәр кешегә сакланучы табигать территорияләре турында милли байлыгыбыз буларак күбрәк белергә һәм бу территорияләрне саклауга үзеннән шәхси өлеш кертергә: чараларда катнашырга, түләүсез волонтерлык ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Акциянең тагын бер әһәмиятле вазифасы бар: үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирү. Йөз еллар элек безнең милли үзаңыбыз нәкъ менә табигать кочагында формалашкан бит. Кеше күңеленең шушы табигый нигезен саклап калуның мөһимлеге республиканың икътисади үсеше шһәмиятеннән ким түгел. Заманча шәһәрләрнең асфальтында түгел, ә сәламәт табигать кочагында гына без үзебезне егерме беренче гасырдагы очраклы күршеләр булмыйча, ата-бабаларыбызның йөзләгән буыннары береккән бердәм гаилә итеп тоя алабыз.

30 март көнне 3 нче номерлы Лаеш төп гомуми белем мәктәбендә 7-8 нче сыйныф укучыларының "Лаеш урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе-урманчысы урынбасары Ф.Ф. Фазлыев белән очрашуы булды.

Әңгәмә башланганчы, ул, үсентеләр утыруда урман хуҗалыгына булышкан өчен, мәктәп директоры Р.З. Хөснуллинга мактау грамотасы тапшырды. Бу эштә ел саен 5-9 нчы сыйныф укучылары катнаша.

Алга таба чыгышында Фәнил Фасил улы Татарстан урманнары тарихыннан кызыклы фактлар китерде, урманчылык хезмәткәрләре тарафыннан республиканың урман байлыкларын саклау һәм арттыру максатыннан күрелүче чаралар турында сөйләде.

Моннан тыш, укучылар белән профориентация эше дә үткәрелде, урманга бәйле һөнәрләр һәм Татарстанның кайсы уку йортларында урман үстерү белгече белемен алырга мөмкин булуы турында сөйләделәр.

Очрашу азагында укучылар җитәкче-урманчы урынбасарына эчтәлекле чыгышы өчен рәхмәт белдерделәр һәм Урман утырту көнендә катнашуны түземсезлек белән көтүләрен әйттеләр.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International