ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2017 ел
җомга

15 апрель – Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарда янгын куркынычы сезоны башлану көне.

Урманнарда янгын куркынычы сезоны башлангач түбәндәгеләр тыела:

а) ылыслы яшь урманнарда, янгын булып узган урыннарда, зарарланган урман кишәрлекләрендә, торфлы җирләрдә, урман кискәннән соң кисү калдыкларыннан һәм әзерләнгән агачлардан чистартылмаган урыннарда, корыган үләнле җирләрдә, шулай ук агачларның ябалдашлары астында учак ягу. Башка урыннарда учак ягу киңлеге 0,5 метрдан ким булмаган, янгынга каршы минераллаштырылган (туфракның минерал катламына кадәр чистартылган) полоса белән аерып алынган мәйданчыкларда гына рөхсәт ителә. Кисү калдыкларын яндырганнан соң яки башка максатларда кулланылган учак туфрак белән яхшылап күмелгән яки төтенләү тулысынча беткәнче су сибелгән булырга тиеш;

б) янып торган шырпылар, төпчекләр, трубкалардагы кайнар көлне, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һ.б.) ташлау;

в) ау вакытында янучан һәм пыскучан материаллардан ясалган тыккычлар куллану;

г) майлы яки бензин, керосин яисә бүтән төрле тиз кабынып китүчән матдәләр сеңдерелгән материалларны (кәгазь, тукыма, сүс, мамык һ.б.) моның өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда калдырып китү;

д) эчке янулы моторларның бакларына мотор эшләп торганда ягулык салу, моторының туендыру системасы төзек булмаган машиналардан файдалану, шулай ук тәмәке тарту яки ягулык салына торган машиналар янында ялкынлы уттан файдалану;

е) торфлы сазлыкларда ачык ут кулланып эшләр башкару;

ж) урманнарны көнкүреш, төзелеш, сәнәгать калдыклары һәм башка төрле калдыклар, чүп-чар белән чүпләү.

Моннан тыш, урман янәшәсендә үк торучы территориядән файдаланучы затлар аны урманнан кимендә 10 метр киңлектәге полосада кипкән үләннәрдән, камылдан, корыган ботаклардан, кисү калдыкларыннан, чүп-чардан һәм башка төрле янучан материаллардан чистартуны тәэмин итәргә, яисә урманнан киңлеге 0,5 метрдан ким булмаган, янгынга каршы минераллаштырылган полоса яки янгынга каршы башка төрле барьер белән аерып алырга тиешләр.

Торак пунктлардан чыгарылучы чүп-чар урманга якын җирдә бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына түбәндәге шарт белән яндырылырга мөмкин:

а) чүп-чар яндыру урыннары (чокырлар яки мәйданчыклар) ылыслы урманнан яки аерым үсеп торучы ылыслы агачлардан һәм яшь агачлардан – 100 метрдан, яфраклы урманнан яки аерым үсеп утыручы яфраклы агачлардан 50 метрдан ким булмаган ераклыкта урнашса;

б) чүп-чар яндыру урыннары (чокырлар яки мәйданчыклар) тирәсендәге территория корыган агачлардан, ботаклардан, кисү калдыкларыннан, башка төрле янучан материаллардан 25-30 метр радиуста  чистартылган һәм һәрберсенең киңлеге кимендә 1,4 метр булган янгынга каршы минераллаштырылган ике полоса белән, ә ылыслы урман янындагы коры туфракларда һәрберсенең киңлеге кимендә 2,6 метр һәм аралары 5 метр булган янгынга каршы минераллаштырылган ике полоса белән аерылган булырга тиеш.

Янгын куркынычы сезоны чорында чүп-чар яндыру бары тик һава шартлары буенча урманда янгын куркынычы булмаганда һәм җаваплы кешеләрнең күзәтүе астында гына рөхсәт ителә.

Урманга, саклагыч һәм урман утыртмаларына терәлеп үк торучы, киңлеге кимендә 0,5 метр булган янгынга каршы минераллаштырылган  полоса белән аерылмаган җир кишәрлекләрендә кайры, урман түшәмәсе, корыган үлән һәм башка төрле тиз кабынып китүчән урман материалларын яндыру тыела.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салынуга сәбәп була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International