ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Әгерҗе шәһәренең “3 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф оешмасында “Кичке Таң” ДКТЗ инспекторлары катнашында Экологик белемнәр көненә багышланган семинар булып узды. Семинарның максаты укучыларның игътибарын кешенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы проблемаларына (һаваның, суның, туфракның пычрануы, урман янгыннары, калдыклар күбәю, Россиянең һәм Татарстан Республикасының энергетика һәм авыл хуҗалыгы проблемалары) җәлеп итү иде.

Сәламләү сүзендә дәүләт заказнигы башлыгы Әһли Фәйзуллин болай дип билгеләп үтте: “Экологик белемнәр көне барыбызга да үзебез яши торган планета турында һәрвакыт истә тоту зарурлыгын һәм аның яшәргә яраклы хәлдә булуын кайгыртырга кирәклеген искәртә. Һаваның, суның, туфракның пычрануы турында истән чыгармаска кирәк. Бу көн әрәмгә үтмәсен иде”.

Экологик мәсьәләләр чишүгә багышланган “Могҗизалар кыры” уенында укучылар үзләренең белемнәрен һәм эрудицияләрен күрсәттеләр. Уенда берничә команда катнашты. Дөрес җаваплар өчен аларга баллар һәм экология темасына язылган текстлы кәгазь битләре бирелде. Балалар һәрбер сорау, һәрбер балл өчен көрәште. Уен кызганнан-кыза барды. Экологик викторина игътибарны әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклап калу проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Биремнәрне барлык төркемнәр дә менә дигән итеп үтәде. Чара барышында укучылар экологик проектлар да яклады: калдыклар белән эш итүнең төрле вариантлары турында сөйләделәр, килеп туган вазгыятьне яхшырту өчен һәрберебезнең нәрсә эшли алуын аңлаттылар. Беренче категорияле белгеч Тәлгать Нуриевның тал чыбыкларыннан читән үрергә өйрәтүче осталык дәресе балаларны аеручы мавыктырды. Шулай ук укучыларны экологик белем алудагы казанышлары, кул астындагы материаллардан ясалган эшләнмәләр һәм рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Экологик белемнәр көне чараларында катнашып, балалар күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, шактый гына уңай тәэсирләр алдылар. Иң актив катнашучылар “Кичке Таң” заказнигы грамоталары һәм бүләкләре белән билгеләп үтелде. Әгерҗе районында табигатьне саклау чараларында иң актив һәм иҗади катнашучы буларак, мәктәпкә буклетлар һәм Татарстан Республикасы Кызыл китабының өченче басмасы бүләк ителде.

Экология елы кысасында Аксубай муниципаль районы Үзәк китапханәсендә экологиягә багышланган районкүләм “Терек планета” маҗаралы уены булып узды. Анда төрле мәктәпләрдән 13 команда һәм “Аксубай урманчылыгы” ДКУ белгечләре катнашты.

Бу чараның максатлары һәм бурычлары экологик белемнәрне арттыру, экология буенча балаларның мәдәнилеген формалаштыру, укучыларның иҗади һәм танып-белү активлыгын, командада эшләү күнекмәләрен үстерү иде.

 Конкурс йомгаклары буенча барлык катнашучыларга да бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Җиңүчеләр бүләккә Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләреннән чәнечкеле чыршы үсентеләре алды. Балалар, бик күп якты тәэсирләр алып, канәгать калдылар.

 Безнең планетада бар тереклек бер-берсе һәм әйләнә-тирә белән тыгыз бәйләнештә яши: үсемлекләр туклыклы матдәләрне туфрактан ала, хайваннар үсемлекләр белән туклана, ә кешегә ризык та, ресурслар да кирәк. Әгәр табигатьтәге бу тигезлек бозылса, экологик кризис башлана. Шуңа күрә тирәлегебез безнең яклауга мохтаҗ, ә моның өчен белем кирәк. Белемне мавыктыргыч уеннар рәвешендә алу балаларда экологиягә карата зур кызыксыну уята.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International