ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

Лубян урман-техника көллиятенең “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше” белгечлеген үзләштерүче 1 курс студентлары Станислав Козырев һәм Ульяна Селюнина “Яшь профессионаллар” V илкүләм чемпионатының (World Skills Russia) финалында “Ландшафт дизайны” компетенциясе буенча җиңү яуладылар һәм бронза призерлары булдылар.

Җиңүгә барып җитү җиңел генә түгел иде. Балалар чемпионатның берничә этабын уздылар. Февральдә “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионатында, аннары Мәскәү өлкәсендә сайлап алу этабында җиңделәр (1 урын). Нәтиҗәдә Россия буенча иң яхшылар бишлегенә керделәр һәм Мәскәү, Хабаровск, Төмән, Калининград һәм Краснодар командалары арасында өченче урынны алып, Татарстан Республикасы исәбенә тагын бер медаль өстәделәр. Гомумкоманда медальләр зачетында Татарстан командасы, мәскәүлеләрдән әз генә калышып, 2 нче урынны алды.

Җиңү һәм казанышлар турында сөйләгәндә, команданың тренерлары – Лубян урман-техника көллиятенең административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасары Наил Мөхәммәтвакыйф улы Сираҗетдинов һәм “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше” белгечлегенең махсус фәннәр укытучысы Наталья Михайловна Сираҗетдинованың  хезмәтен  билгеләп үтмәү мөмкин түгел.

Республикабызның төрле почмакларындагы тыюлыклар табигате фотосурәтләреннән экспозиция ясау Махсус сакланучы табигать территорияләре елы кысасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан башкарыла. Сирәк очрый торган хайваннар һәм тиңе булмаган табигать ландшафтлары фотосурәтләре куелган “Тыюлыклы Татарстан” күргәзмәсе үз эшен дәвам иттерә. Аның белән Татарстан Республикасы Милли музеенда танышырга мөмкин. Экспозиция музейга килүчеләрдә зур кызыксыну тудырды һәм башкала кунакларының уңай бәяләрен алды инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International