Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 12 маендагы 911-р номерлы әмере белән агач материалының Икътисади эшчәнлек төрләре буенча гомумроссия продукция классификаторына тәңгәл рәвештә билгеләнүче, Россия Федерациясе Урман кодексының агач материалын транспортта ташу турындагы һәм аның белән алыш-биреш итүне исәпкә алу турындагы таләпләре кагыла торган төрләре исемлегенә кертелүче үзгәрешләр расланды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 12 маендагы 911-р номерлы әмере 2017 елның 1 июленнән көченә керә.
Хәзерге вакытта агач материалын әйләнештә йөртүне дәүләт көйләвенең җитешсезлеге булып, урман законнары нормалары кагыла торган товар продукциясе төрләрен колачлауның тулы булмавы тора. Ә бу урман әзерләүчеләрнең намуссызларына агачны кабул итү һәм беренчел эшкәртүнең урманны законсыз әзерләү урыннары янәшәсендә үк торган пунктларын законсыз агачны беренчел эшкәртү юлы белән легальләштерү өчен файдаланырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗә буларак, агач материалы базарында контрольгә алынмый торган беренчел эшкәртү продукциясе – урман законнарына туры килмәүче һәм транспортта каршылыксыз ташып, сатып яки пошлинасыз экспортка чыгарып була торган пиломатериаллар барлыкка килә.
РФ Хөкүмәтенең 911-р номерлы әмере бу проблеманы хәл итүгә юнәлдерелгән: урман законнары җайга сала торган өлкәгә урманны беренчел кисү продукциясе кертелгән, урман законнарының агач материалын һәм аның белән алыш-биреш итүне исәпкә алу турындагы нормаларына агач материалының яфраклы токымнарның пеше чыбыклары рәвешендәге 10 төре өстәлгән. Шулай итеп, ОКПД2 классификаторының урман тармагы өлешендәге ак тап бетерелгән.
Иң мөһиме – агач материалының 24 төре, ягъни товар номенклатурасының 24 позициясе – пиломатериаллар хәзер урман законнарының аның белән алыш-биреш итүне исәпкә алу турындагы нормаларына туры килә. Пиломатериалларның 24 төре буенча бергә теркәп җибәрелә торган документ рәсмиләштерергә, ә андый төрдәге продукция белән барлык алыш-бирешләрне Урманнар буенча Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (ЛесЕГАИСка) кертергә кирәк булачак, дигән сүз бу. Бу – өр-яңа таләп, ул урман законнарының үтәлү өлкәсен киңәйтә, 2017 елның 1 июленнән көченә керә.
Ылыслы токымнарның: нарат, чыршы, карагай, эрбет, ак чыршы, башка ылыслы токымнар пиломатериаллары, яфраклы токымнарның: имән, бүк, корычагач, каен, усак, тупыл, зирек, юкә, башка яфраклы токымнар пиломатериаллары кебек позицияләр кертелде. Моннан тыш, аерым төрләр булып, исемлеккә буялмаган шпаллар – киң һәм тар колеялы тимер юллар өчен, метрополитен өчен, шулай ук тимер юлларда стрелка күчерү өчен буялмаган агач борыслар кертелде.
Яңа таләпләрнең үз көченә керүенә кадәр бер айдан аз гына артыграк вакыт калды, шуңа күрә барлык эшкуарлар өчен, барлык тармак берлекләре өчен бу мәгълүматны үз хезмәткәрләренә, эшкуарларга һәм предприятиеләргә җиткерү мөһим бурыч булып тора. Алар документларның ничек тутырылуы, мәгълүматның ЛесЕГАИСка ничек кертелүе белән алдан ук таныша торырга тиеш, чөнки мәгълүматны ЛесЕГАИСка кертү өчен, системада мөстәкыйль рәвештә теркәлергә һәм, алыш-бирешләрне раслау өчен, көчәйтелгән квалификацияләнгән электрон имзага ия булырга кирәк.
ЛесЕГАИСта моңарчы инде эшләгән кешеләр, мәсәлән, урман кисү предприятиеләренең базардан чимал сатып алган хезмәткәрләре, монда кыенлык кичермәячәк. Ләкин әгәр алар элегрәк тураклау өчен бүрәнәләр генә сатып алган булсалар, хәзер алар системага эшкәртү продукциясен дә кертәчәкләр. Ә инде пиломатериаллар сатуда арадашчы булганнарга закон таләпләрен өйрәнергә кирәк булачак.
Яңа нормалар үз көченә керү белән бер үк вакытта, яңа таләпләрне бозган яки үтәмәгән өчен җаваплылык нормалары да үз көченә керә. Агач материалы белән алыш-бирешне ЛесЕГАИСка кертмәүчеләр яки пиломатериалларны транспортта алып барганда бергә теркәп җибәрелүче документларны тутырмаучылар штраф рәвешендәге административ җәзага тартылачак.
Әйтик, агач материалы белән алыш-бире итү турындагы декларацияне тапшырмау яки үз вакытында тапшырмау, шулай ук агач материалы белән алыш-биреш итү турындагы декларациядә күрәләтә ялган мәгълүматлар күрсәтү вазыйфаи затларга – биш меңнән егерме мең сумга кадәр; юридик затны оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче затларга – җиде меңнән егерме биш мең сумга кадәр; юридик затларга йөз меңнән ике йөз мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була.
Дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органнарының, җирле үзидарә органнарының ЛесЕГАИСка мәгълүмат тапшырмавы яки үз вакытында тапшырмавы, шулай ук күрәләтә ялган мәгълүматлар тапшыруы биш меңнән егерме мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була.
Агач материалын исәпкә алу тәртибен бозган өчен административ штраф каралган: вазыйфаи затларга – егерме биш меңнән утыз биш мең сумга кадәр; юридик затларга – ике йөз меңнән дүрт йөз мең сумга кадәр.
Урман законнарының агач материалын мәҗбүри рәвештә тамгалау өлешендәге таләпләрен бозу вазыйфаи затларга – агач материалын конфискацияләп яисә ансыз гына, утыз меңнән кырык мең сумга кадәр; юридик затларга – агач материалын конфискацияләп яисә ансыз гына, өч йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салынуга сәбәп була.