ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Мамадыш районында “Утырту материалын үстерү, урманнар җитештерү һәм ерганак-сазлык утыртмаларын утырту. Урман культураларын урман каплаган мәйданга күчерү” темасына семинар-киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, район башлыгы Анатолий Иванов, җитәкче-урманчылар, урман хуҗалыгы директорлары катнашты.

Семинар барышында урманчылар Сокольский һәм Комазан кишәрлеге урманчылыкларында булдылар, биредә 2013 нче елда һәм быел утыртылган урман культуралары, ерганак-саз утыртмалары каралды, аларга анализ ясалды. Шулай ук урманчыларга урман әзерләү техникасының эше дә күрсәтелде.

Утырышта Алмас Нәзиров билгеләп узганча, урман культураларына һәм яклаучы утыртмаларга нигез салу эше төгәлләнгән: “Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, быелгы һава шартлары урман утыртмалары өчен иминлекле булды. Салкынча һава, безгә – урманчыларга – файдага гына. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында урман янгыннарына юл куелмады, бу шулай ук җәйге чорда да бик әһәмиятле булып тора. Урман питомникларына орлык чәчү һәм аларны урман культуралары белән баету эшләре төгәлләнде диярлек. Шулар белән берлектә агротехник яктан тәрбияләү, соңгы 2 елдагы урман культураларын тулыландыру, орлыкларны җыеп алу һәм киләсе елның язында урман торгызу эшләрен башкару һәм урман үрчетү өчен туфрак әзерләү эшләрен башкарырга туры киләчәк”.

Киңәшмә барышында министр билгеләп узганча, Мамадыш районы нәселле урманчылар ватаны булып тора һәм бу төбәк белгечләре һәрчакта да хезмәт сөючәнлеге, үз эшен белеп башкаруы һәм урманга карата сакчыл карашы белән дан тоталар.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында урман торгызуга зур игътибар бирелә. Бүген 1831 гектарда урман культуралары утыртылган. Чагыштыру өчен: 2015 елда бу күләм 1658 гектар тәшкил иткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International