ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Минзәлә урманчылыгы базасында “Үсентеләр арасында тәрбияви кисүләр үткәрү, диләнкеләрне тәрбиләп кисүләргә һәм өлгергән һәм картайган утыртмаларны кисү өчен аерып чыгару, дәүләт урман фондында урман культуралары булдыру” темасына семинар-киңәшмә уза. Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, шулай ук Министрлык Аппараты белгечләре, җитәкче-урманчылар һәм ведомство буйсынуындагы директорлар катнаша.

Күчмә семинарда урман питомникларын, механика ярдәмендә тәрбияләнә торган 2017 елгы урман культуралары кишәрлекләрен карау, диләнкеләрне өлгергән һәм картайган урман утыртмаларын тоташ кисүләргә аерып чыгару технологиясе белән танышу, шулай ук “Амкодор” урман әзерләү комлекслары ярдәмендә үзагач әзерләүгә анализ ясау һәм урман әзерләү комплекслары (харвестер+форвардер) ярдәмендә сайланма-санитар кисүләр үткәрү технологиясе белән танышу планлаштырыла.

Минзәлә урманчылыгының урман фонды Татарстан Республикасында иң зурлардан санала һәм 70 мең гектардан артып китә. Минзәлә урманчылыгы составына Актаныш, Калинин, Минзәлә, Мөслим, Юртау, Усинск кишәрлеге урманчылыклары керә. Урманнар Тукай, Минзәлә, Актаныш һәм Мөслим административ районнары территорияләрендә урнашкан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International