ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2017 ел
җомга

Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Яшел Патруль” мәктәп урманчылыгыннан дүрт бала Мәскәү янында 4 июньнән 8 июньгә кадәр булып узган Россиякүләм экология форумында катнашты. Ютазы мәктәбе укучылары Илзәнә Миңнушина, Инзилә Гәрәева, Марат Садыйков һәм Фәрхәд Мөхәммәтҗанов педагог-оештыручы Гөлназ Гәрәева һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ вәкиле Л.В. Садыйкова җитәкчелегендә Татарстан Республикасын таныттылар. Татарстаннан бу форумга 5 экология отряды китте. Мондый күләмле чарада безнең балаларның катнашуы югары әзерлек дәрәҗәсе турында сөйли.

Форумны ачу тантанасы Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көненә туры килде. Һәм ул Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының башкарма директоры Алиса Крюкова һәм башлык урынбасары Александр Панфиловларның сәламләү сүзләреннән башланып китте. Моннан тыш, балаларны экология отрядларының арт-объектлардан ясалган иҗат презентациясе көтә иде. Демонстрацияне экспертлар бик җентекләп күзәтте, алар яшь табигать сакчыларының эшләрен тиешенчә бәяләде. Балалар режиссер, РАН океанология институты киностудиясе җитәкчесе Владимир Маринның  “Видеокамера объективы аша диңгезнең экология проблемалары” семинарында булдылар һәм телевизион алып баручы Иван Чуйкин белән аралаштылар.

Моннан тыш, мәктәп укучылары “Первозданная Россия” фестиваленең профессиональ фотографлары Юрий Соколов белән Светлана Иваненкодан фотога төшерү сәнгатенең кайбер серләре белән танышты. Ә белем бирү блогы азагында яшь экологлар “Битцевский лес”, “Мосприрода” экоүзәге экскурсоводы Владимир Потанский белән бергәләп урман зонасындагы халыкара хәвеф сигналлары турында фикер алышты. Мөгаен, мондый бай һәм танып белү программасыннан соң яшь экологлар экология проблемаларын тагын да тирәнрәк өйрәнгән һәм аларны хәл итү ысуллары белән танышканнардыр.

Әйтик, мәйданчыкларның берсендә яшь экологлар үз куллары белән эшләнгән әкияти һәм милли костюмнардан модалар күрсәтте. Шунысы игътибарга лаек, гадәти материаллар урынына мәктәп укучылары төрле чүп-чардан файдаланган. Эко-модельерларның тырышлыгы нәтиҗәсендә матурлыгы белән дә, оригиналь тышкы кыяфәте белән дә таң калдыра торган искиткеч киемнәр барлыкка килгән.

Форумда катнашучыларның кичке концертында Ютазының бишенче сыйныф укучысы Илзәнә Миңнушина илнең барлык почмакларыннан җыелган балалар өчен татар телендә “Туган як” җырын башкарды. Аның чыгышы тугын авылы Ютазы фотолары белән үрелеп барды, бу сурәтләр зур экраннан чагылдырылды.

Тулаем алганда, әлеге сәяхәт җылы һәм күңелле тәэсирләр калдырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International