ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Торак пункт территориясенә кара еланнар үтеп керүгә бәйле рәвештә биотөрлелек бүлеге тарафыннан ТР Яңа Чишмә районының Екатерина бистәсенә сәфәр оештырылды. Сәфәр барышында территория Идел-Чулман дәүләт тыюлыгы белгече А.В. Павлов тарафыннан тикшерелде, ТР Яңа Чишмә районы Башкарма комитеты, Екатерина бистәсе Башкарма комитеты, “Екатерина гомуми белем бирү мәктәбе” МБМУ хакимияте вәкилләре белән авыл территориясенә агулы елланнар үтеп керүне туктату максатларында профилактика чараларын үткәрү зарурлыгы турында аңлату эшләре башкарылды.

Кара елан – безнең төбәктәге бердәнбер агулы елан. Калган сөйрәлүчеләр – тузбашлар, җиз еланнар, шулай ук еланнарга охшаш аяксыз кәлтәләр – җизбәш еланнар – кешелек өчен куркыныч тудырмый. Барлык еланнар да урман һәм авыл хуҗалыгы өчен бәяләп бетергесез файда китерәләр, алар күпләгән кимерүчеләрне ашыйлар һәм геморрагик бизгәк кебек йогышлы авыруларның таралуын тоткарлыйлар.

Кара елан үзе беренче булып кешегә ташланмый, бары тик үзен-үзе генә яклый һәм аның агуы үлемгә китерми. Соңгы йөз ел эчендә Татарстанда бу елан агуыннан бер генә үлем очрагы да теркәлмәгән. Шуңа да карамастан, кеше тарафыннан турыдан-туры юк ителү сәбәпле, кара елан сирәк очрый торганнар рәтенә керә һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы халыкны урманда гөмбә һәм җиләк җыеп йөргәндә игътибарлы булырга чакыра. Урманга барганчы тыгыз аяк киеме белән чалбар кияргә, гөмбәне җыяр алдыннан яфракларны һәм үләнне таяк белән капшап карарга кирәк. Еланны абайлап алгач, аңа тимичә генә узып китәргә киңәш ителә. Аңа тияргә һәм үтерергә һич тә ярамый. Кара елан үзенең янәшәсендә кеше булганны яратмый һәм тиз генә шуышып китә.

Шушы гади генә саклык чараларын үтәгән очракта, кешенең сәламәтлеге һәм табигатебезнең сирәк очрый торган һәм файдалы вәкилләре булган кара еланнарның гомере имин булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International