ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Казан шәһәренең “Хезмәт резервлары” стадионында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре арасында мини-футбол матчы узды. Чара Дәүләти һәм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасына әзерлек кысаларында узды. Урманчылар сөйләвенчә, моңа охшаш ярышлар команданың рухын ныгыта һәм яхшы кәеф өсти. Мини-футболда катнашучылар югары спорт дисциплинасын күрсәттеләр һәм тамашачылар өчен манзаралы мизгелләр дә аз булмады.

2017 елның 26 июлендә “Татарстан радиосы”ның туры эфирында урманнарны яңадан җитештерү һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Галиев Тимур Рәдиф улы катнашты. Интервью барышында Татарстан Республикасында урман хуҗалыгының үсешенә һәм торышына багышланган төп мәсьәләләр күтәрелде. Моннан тыш, туры эфир белән элемтәгә керү бәхетенә ирешкән республика халкын түбәндәгеләр кызыксындыра иде: агачларның кайсылары барыннан да күбрәк кислород бүлеп чыгара, чыршыдан нинди продуктлар алына? Башкортстан Республикасыннан

Америка өрәңгесенә карата көрәш чаралары турында мөрәҗәгать ирештерелде, моңа Тимур Галиев болай дип җавап бирде: “Америка өрәңгесе – урманнардагы иң “усал” чүп үләннәренең берсе. Аңа карата төп көрәш ысуллары – механик һәм химик методлар. Химик метод иң нәтиҗәлесе булып санала. Ул вакытта арборицидлар кулланыла. Чүп үләне белән көрәш эшен республика ареалының бу үлән таралган һәм үсеш алган барлык территорияләрендә дә алып барырга кирәк. Нокталы көрәш белән генә тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмый”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International