ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 4 октябре – “Евразия урманнары – Идел буе урманнары” халыкара конференциясенең икенче көне. Бүген форумда катнашучыларга Арча урманчылыгы урман фонды объектларын, гадәткә кергән технология буенча утырту материалы үстерүнең урман питомнигын, шулай ук мәктәп урманчылыгын күрсәттеләр.

Исегезгә төшерәбез, конференциянең төп максаты яшь галимнәрне табигатьтән файдалану, биология, генетика һәм биохимия өлкәсендәге соңгы казанышлардан файдаланып, экология яктан яклагыч методлар ярдәмендә урман хуҗалыгын комплекслы алып бару кебек төрле өлкәләрдәге соңгы казанышлар, урман экосистемаларының биологик төрлелеген саклау буенча инновацияле методлар, урманның агач булмаган продуктларын, агач материалларын һәм аның калдыкларын Татарстанда эшкәртү технологияләре белән таныштырудан, аларны фәнни-тикшеренү эшендә һәм белем алу процессында кулланудан гыйбарәт. Урман хуҗалыгы, урманчылык, тыюлык эше өлкәсендәге белгечләрнең, иҗтимагый экология оешмаларының активистлары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм галим-белгечләрнең

урман экосистемаларын һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыру, уртак проектларны үтәү өчен чит илдәге партнерлар белән элемтәләр урнаштыру – шулай ук чараның әһәмиятле бурычлары булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International