ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Урман кишәрлекләрен биреп һәм бирмичә урманнардан файдалану тәртибен камилләштерү өлешендә Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында” 2017 елның 29 декабрендәге 471-ФЗ номерлы Федераль законда каралган закон новеллалары үз көченә керде.

Урман кодексына кертелгән төзәтмәләр нигезендә агач материалы әзерләү өчен урман кишәрлегенең аренда шартнамәсен төзү буенча өстәмә ысул – конкурс кертелә, шулай ук урман кишәрлекләренең аренда шартнамәләрен һәм урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү хокукына аукцион оештыру тәртибе камилләштерелә.

Шул ук вакытта беренче мәртәбә Урман кодексында урман сатуларын (конкурсларны һәм аукционнарны) оештыруның һәм уздыруның заявка принцибы тормышка ашырыла. Ә сәламәт конкуренция шартларын тәэмин итү максатларында хәзер аукционнар бары тик электрон формада һәм дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында Россия Федерациясе законнары нигезендә функцияләүче рәсми мәйданчыкларда гына узачак.

Урман кишәрлекләрен авыл хуҗалыгы алып бару өчен урманнардан файдалану максатларында крестьян (фермер) хуҗалыкларына арендага тапшыру, урманнардан чәер җыю һәм агач булмаган урман ресурслары әзерләү өчен файдалану буенча урман кишәрлекләрен арендага тапшыру, урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре нигезендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмалары сату-алу шартнамәсе төзү – урман аукционын электрон формада уздырмаска мөмкин булган искәрмәле очраклар булып тора.

Урман конкурсларына килгәндә, вәкаләтле органга аны уздыру турында гариза белән милекчелек хокукында яисә башка төрле законлы нигездә агач материалыннан эшләнмәләр һәм агач материалы эшкәртүдән калган, төрләре Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Икътисад эшчәнлеге төрләре буенча россиякүләм продукция классификаторы, Евразия икътисад союзы Тышкы икътисад эшчәнлегенең товар номенклатурасы нигезендә билгеләнә торган башка төрле продукция җитештерү өчен билгеләнгән урман эшкәртү инфраструктурасы объектларына ия булган юридик зат, шәхси эшкуар мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Бу вакытта мөрәҗәгать итүчегә документлар нигезендә агач материалы эшкәртү объектларының техник сыйфатламаларын, параметрларын һәм булган куәтләрне тулысынча эшкә җигү өчен билгеле бер төргә (токымга) һәм сортимент составына караган агач материалына өстәмә ихтыяҗ булуын нигезләүне расларга кирәк.

471-ФЗ нигезләмәләрен үтәү һәм урман конкурсларын тормышка ашыру өчен биш норматив хокукый акт эшләү зарур, аның икесе Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланачак: гаризаны карау тәртибе һәм өстәмә ихтыяҗны һәм Россия Федерациясе субъекты территориясендә урман кишәрлекләре булу-булмавын бәяләү методикасы, шулай ук конкурста катнашучыларның конкурс тәкъдимнәрен бәяләү тәртибе һәм критерийлары.

Тиешле норматив хокукый актларның проектларын әзерләү эше Россия Табигать министрлыгы тарафыннан Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы белән берлектә башлап җибәрелгән инде.

Карала торган федераль законның тагын бер яңалыгы булып закон дәрәҗәсендә урманнар турындагы мәгълүматның ачык булуы кебек әһәмиятле урман сәясәте принципларын раслау тора. Әйтик урманнар турында мәгълүмат уртак файдаланудагы мәгълүмат булып санала, әгәр гамәлдәге законнарда башкача каралмаса, гражданнарның һәм юридик затларның аннан файдалана алу мөмкинлеге чикләнә алмый. Урманнар

турында мәгълүмат урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм яңадан җитештерү өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының рәсми сайтларында урнаштырыла. Урманнар турында мәгълүматларның составы һәм эчтәлеге вәкаләтле башкарма хакимият органы, ягъни Россия Табигать министрлыгы боерыгы белән билгеләнә.

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләрне раслады. 2017 елның 30 декабрендә имзаланган 1717 номерлы карар белән Янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, шуның нәтиҗәсендә торак пунктлары, гражданнарның яшелчәчелек, бакчачылык һәм дача коммерциясез берләшмәләре чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләренең хокук ияләре өчен җир кишәрлекләрендә даими рәвештә чүп-чарны җыештыру һәм үләннәрне чабу буенча зарури таләпләр билгеләнә. Шулай ук үләнле үсемлекләргә ут төртү, учаклар ягу, автомобиль юлларының аерып чыгарылган полосалары чикләрендә һәм юл яны полосаларында, тимер юлларның, юл үткәргечләрнең һәм азык-төлек үткәргечләрнең саклык зоналарында чыбык-чабык яндыру тыела.

Кертелгән үзгәрешләр нигезендә тимер юлларның аерып чыгарылган полосалары чикләрендә һәм саклык зоналарында, автомобиль юлларының аерып чыгарылган полосалары чикләрендә һәм юл яны полосаларында башаклы культуралар үстерү тыела.

Билгеләнгәнчә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең хокук ияләре авыл хуҗалыгы биләмәләрен чүп үләннәреннән яклау, печәнлекләрдә үләннең вакытында чабылуы буенча чаралар күрергә бурычлы.

Тимер юлларның аерып чыгарылган полосаларын һәм саклык зоналарын карап тоту тәртибе билгеләнә, бу тәртиптә аларны ауган агачлардан, кисенте калдыкларыннан һәм куаклыктан, янучан башка калдыклардан чистрату күздә тотыла. Кыр шартларында стационар рәвештә урнаштырылган урып-җыю агрегатларын, автомобильләрне авыл хуҗалыгы продукциясен җыйганда эксплуатацияләү барышында янгын куркынычсызлыгы чаралары билгеләнә.

Кабул ителгән үзгәрешләр торак пунктларында янгын куркынычсызлыгын әһәмиятле дәрәҗәдә арттыру һәм утның урман фонды җирләренә күчү мөмкинлеген минимальләштерү мөмкинлеген бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International