Владимир өлкәсенең Муромцево поселогында «Профессионаллар-2024» Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабында «Урман аударучы» компетенциясе буенча ярышлар уза.
Ярышларда Муромцево урман-техник техникумы, Владимир аграр көллияте һәм Лубян урман-техник көллияте студентлары катнаша.
Ярышлар 28 мартка кадәр дәвам итәчәк. Конкурсантлар бензопычкы чылбырын алмаштыру, агач кисү, бүрәнәләрне комбинацияле кисү, ботакларны кисү, диләнке баганасы әзерләү һәм медицина ярдәме күрсәтү буенча берничә биремне үтиячәк.
«Лубян урман-техник көллиятен 3 нче курс студенты Никита Мөбарәков тәкъдим итә, – дип сөйләде көллият директоры Рим Фәхразыев. –Бу аның өчен яхшы практика булыр дип уйладык. Ярышлар югары дәрәҗәдә оештырылган, нәтиҗәләрне көтәчәк».