Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе уздырды

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман саклауны гамәлгә ашыру, 2024 елгы урман культурасы сезонына әзерлек, файдалану өчен исәпләнгән урман бүлемтеген үзләштерү, республика предприятиеләренә агач китерү, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, урман тармагын цифрлаштыру, дәүләт телләре турындагы законнарны үтәү һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.

Утырышның көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә – 2021 һәм 2022 елларда Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерү нәтиҗәсе. Доклад белән Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире, коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова чыгыш ясады.

Ул чарада катнашучыларны тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды һәм дәүләт граждан хезмәткәрләренең 2024 елның 30 апреленә кадәр үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү зарурлыгын искәртте.

Докладларны тыңлап, министр Равил Кузюров хезмәткәрләргә урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын кертү, парсыз ефәк күбәләге урыннарын бетерү буенча чаралар үткәрү һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International