Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышы булып узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.
Видеоконференция режимында узган чарада урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Утырышта докладлар белән Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский һәм урманнарны янгыннан саклау идарәсе башлыгы Евгений Писаревский чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында урманчылык территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планнарын һәм Россия Федерациясе субъектлары территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планнарын эшләү, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгын мониторинглау һ.б. мәсьәләләр каралды.