Татарстанлылар «Мәхәббәт, мәңгелек һәм тормыш хакына» Бөтенроссия акциясендә катнаша ала

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына һәм Россиядә Гаилә елына багышланган «Мәхәббәт, мәңгелек һәм тормыш хакына» XI Бөтенроссия экологик-патриотик һәм мәгърифәтчелек акциясе старт алды. Акция үсеп килүче буында агачларны әзерләү, утырту һәм карау, экологик һәм рухи-әхлакый культура формалаштыру процессында патриотизм һәм буыннар дәвамлылыгы хисләрен тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

«Җиргә бакча бүләк ит» Бөтенхалык экологик хәрәкәте 2013 елдан бирле балалар һәм өлкәннәр катнашында агачлар утырту белән шөгыльләнә. Акциянең асылы Бөек Ватан сугышында Ватан өчен сугышкан һәм үз гомерләрен биргән һәм 1941-1945 елларда тылда җиңү яулаган һәркемгә 45 миллион агач утыртудан гыйбарәт.

Акция кысаларында утыртылган һәр агач янында «Бу агач мәхәббәт, мәңгелек һәм тормыш хакына үсә» дигән такта (кемгә багышлап урнаштырылса, шул кешенең ФИА белән) урнаштырырга мөмкин.

Катнашуга гаризалар электрон почта аша агымдагы елның 17 июненә кадәр кабул ителә: sredarusi@gmail.com (әлеге электрон адреска кабатларга кирәк – 43wscience@gmail.com). Акциягә йомгак 7 июльдә ясалачак.

Тулырак мәгълүматны сайтта табып була:https://подари-земле-сад.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International