Зеленодольск урманчылыгы һәм Зеленодольск урман хуҗалыгы хезмәткәрләре «Умка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен лекция үткәргән

2024 елның 27 апреле, шимбә

«Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Зеленодольск муниципаль районының «Умка» 50нче балалар бакчасында булганнар. Анда алар балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман – безнең байлык» темасына лекция үткәргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Очрашу барышында урманнарны файдалану буенча инженер Оксана Горбатенко балаларга урманнар, аларның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, шулай ук урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгән.

Урман мастеры Инсаф Хәкимуллин урманнарны янгыннан саклау мәсьәләләренә тукталган. Ул ранецлы «РП-18 Ермак»  янгын сүндергечеләрнең эш принцибын күрсәткән. «Ул рюкзак кебек аркага киелә, – дип билгеләп үтте Инсаф Хәкимуллин.  – Үлән, түбәнге урман янгыннарында нәтиҗәле. Әгәр дә ул су белән тутырылса, аның авырлыгы 20,5 килограммга җитә. Кул белән көч куллану ярдәмендә эшли».

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр урман тармагы белгечләренә актив рәвештә сораулар биргәннәр. Оксана Горбатенко сүзләренчә, балалар материалны яхшы үзләштергән һәм табигатькә сакчыл карарга һәм урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә иткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International