Татарстанда янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу һәм яңарту эшләре алып барыла

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Татарстанда янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу һәм яңарту эшләре алып барыла. Чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 6 маена  1704 км (планның 71%ы) яңа полоса сузылган һәм гомуми озынлыгы 3375 км (70%) гамәлдә булганнары карап чыгылган.

«Янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу янгынга каршы куркынычсызлык чараларына карый, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин. – Мондый полосалар ут таралуга киртә булып тора, янгыннар белән идарә итәргә һәм аларның зур араларга таралуын булдырмаска мөмкинлек бирә. Өч критерий бар, алар полосаларны ясаганда киңлекне, минеральлашу дәрәҗәсе һәм грунт белән каплауны исәпкә ала».

Аның сүзләренчә, янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу һәм яңарту эшләрен быелның 31 маена кадәр тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International