ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мамадыш муниципаль районында эш сәфәрендә булды

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мамадыш муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда ул Бөек Ватан сугышы ветераны Сәмигулла Миңнеханов һәм тыл хезмәтчәне Егор Шадрин янына килде. Министрны «Кама урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Альберт Шамилов һәм «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Фәрит Мөгминов озатып йөрде.

Сәмигулла Миңнеханов 1942 елның 16 мартында фронтка китә. Ветеран үз хезмәтен Ломоносов исемендәге 234 нче дивизиядә, автоматчыларның 1340 нчы укчылар полкында генерал-лейтенант Константин Рокоссовский җитәкчелегендә башлый. Соңыннан Көнбатыш Украинадагы сугышларда, Висла елгасын кичүдә, Польшаны азат итүдә катнаша, хәрби җитәкче Георгий Жуков җитәкчелегендә Германиягә кадәр барып җитә.

Егор Шадрин 9 яшендә 1941 елда колхозда эшли башлый. Авыр сугыш елларында басуда эшли, терлекләр көтә, тегермәндә ярдәм итә. Сугышта җиңгәннән соң Егор Шадрин Алабуга механизация мәктәбен тәмамлый, армиядә хезмәт итә. Гомере буе Кама урман хуҗалыгында эшли, башта тракторчы, аннары урманчы була. 

Равил Кузюров ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм – Җиңү көне белән котлады, аларга бүләкләр тапшырды, ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International