Минзәлә шәһәренең 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары Лубян урман-техник көллиятендә булганнар. Чара «Минзәлә урманчылыгы» ТР ДКУ ярдәме белән һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында оештырылган.
Экскурсия барышында укучылар Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, Лубян урман-техник көллиятенең тарихы, студентлар өйрәнә торган белгечлекләр һәм дисциплиналар, мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары һ.б. турында белгәннәр.
«Экскурсия кызыклы һәм бай булды, – дип сөйләде «Минзәлә урманчылыгы» ТР ДКУ урман торгызу буенча инженеры Венера Фастеева. – Балаларга монда бик ошады, кайберәүләр киләчәк һөнәр сайлау һәм әлеге көллияттә белем алу турында уйланды».