Профессор Андрей Селиховкин: «Агачларга шәһәрдә кыен»

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев чакыруы буенча, Россиянең алдынгы урман патологларының берсе, биология фәннәре докторы, профессор Андрей Селиховкин Шәһәр яны урманчылыгы урманнарында булып, наратлар һәм чыршылар корый торган кишәрлекләрне карады. Зур һәм тыштан таза күренгән агачлар корый, кайрылары каралып куба, ылыслары саргая. А.В.Селиховкин моны климатның тулаем җылынуыннан һәм әйләнә-тирәлектә дымлылык кимүдән, урманнарда корткычлар киң таралудан күрә. Шул ук чирләрдән шәһәр урманлыклары да зыян күрә, аларга, җитмәсә, зур антропоген йогынтылар да кушыла. Күп кенә казанлылар башкаланың административ территорияләрен бизәп торган күк чыршыларның коруына борчыла. Галимнең фикеренчә, монда ашыгыч рәвештә кеше катнашы сорала – тиешле җирләрдә санитар кисүләр үткәрергә, мөмкин булганда агачларны дәваларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International