Йошкар-Олада ИФО территориясендә урман торгызу һәм урман үрчетү мәсьәләләре хакында сөйләшәчәкләр

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 25-26 август көннәрендә Мари Иле Республикасы башкаласында Идел буе федераль округы территориясендә урман торгызу һәм урман үрчетү мәсьәләләре буенча киңәшмә узачак. Белгечләр урман тармагындагы нәтиҗәләр, бурычлар, актуаль мәсьәләләр хакында сөйләшәчәк, урманнарны яңадан үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Семинарда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашачак, алар урманнарны үстергәндә ябык тамыр системасы белән утырту материалыннан файдалану тәҗрибәсе хакында сөйләячәкләр. Болар белән берлектә, Идел буе дәүләт технологик университеты “Россиянең урман комплексында ипморт алмашы, интенсификация һәм энергетика нәтиҗәлелеге” темасына семинар-киңәшмә уздырачак, аның кысаларында “Урман фондында җир мөнәсәбәтләре” темасына эшлекле өстәл утырышы узачак.

Программада урманнан файдалану һәм урман торгызу буенча интенсив технологияләр өчен машиналар һәм җайланмалар күргәзмәсе, шулай ук музейларны карау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International