Саба урман хуҗалыгында агачлар утыртылды

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

2016 елның 8 октябреннән 12 октбяренә кадәр Саба урман хуҗалыгының җирле урманчылыкларында 441 мең 100 данә яшь агач үсентеләре утыртылды. Утырту эшләре Мамадыш районының “Шәмәк” авыл җирлегендә; Саба районының “Иске Икшермә”, “Шәмәрдән” авыл җирлекләрендә; Кукмара районының “Өркеш” авылында; Арача районының “Сеҗе” һәм Теләче районының “Алан” авыл җирлекләрендә башкарылды. Текә авышлыкларда агачлар махсус техника ярдәмендә утыртылды, салмак бара торган агач утырту агрегаты платформасыннан махсус утырган кеше үсентеләрне җиргә куеп торды.

Татарстан Республикасында “Урман утырту көне” акциясенең көзге этабы башланганнан бирле 2 миллион 182 мең 208 данә агач утыртылды. Табигатьне саклау акциясе ай азагына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International