Тыюлыклар һәм милли парклар көне

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

"Россиякүләм тыюлыклар һәм милли парклар көне" – экологлар календаренда чагыштырмача яңа дата. Аны 1997 елдан башлап билгеләп үтә башладылар. Нәкъ менә шул елда "Кыргый табигатьне саклау үзәге" белән "Бөтендөнья кыргый табигать фонды" ел саен Россия Федерациясендә "Тыюлыклар һәм милли парклар көне"н билгеләп үтү тәкъдиме белән чыктылар. 11 гыйнвар көне юктан гына сайлап алынмаган, бу көнне 1916 елда Россиядә беренче – Баргузин дәүләт тыюлыгы оештырыла. Аның территориясендә Долина Гейзеров дигән могҗизалы урын бар.

2020 елга кадәр Россиядә 11 яңа тыюлык, 20 милли парк һәм 3 федераль заказник оештыру күздә тотыла.

Татарстан Республикасында бүген 174 махсус саклаунчы табигый территория (МСТТ) бар, аларның гомуми мәйданы 168,85 мең гектар тәшкил итә. Шул рәвешле, ТРда МСТТ өчен бүлеп бирелгән җирләрнең күләме Татарстан Республикасы мәйданының 2,48%ын тәшкил итә. 25 МСТТ "заказник" категориясенә карый, аларның 11ендә үз хакимиятләре бар. Моннан тыш, Татарстан Республикасында 144 табигый ядкәр исәпләнә.

Махсус сакланучы табигый территорияләрдә уникаль ландшафтлар һәм күп төрле хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы беренчел халәтендә саклана, бу исә күп кенә, бер өлеше бары тик тыюлыкларда, заказникларда һәм табигый ядкәрләрдә генә яшәүче кыргый хайваннарны саклап калырга булыша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International