"Кичке Таң" ДТКТ хезмәткәрләре тарафыннан ТР Әгерҗе районының "Бим УБМ" МБМУ башлангыч сыйныфларында викторина үткәрелде

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Викторина кышлаучы кошларны саклау темасына багышланган иде. Балаларның фикерләү дәрәҗәсен киңәйтү, кошларның язмышы өчен балаларда кайгырту һәм җаваплылык хисләрен тәрбияләү, экологик мәдәният дәрәҗәсен үстерү, балаларның иҗади сәләтләрен җәелдерү чараның максаты булып торды. Викторинада катнашу өчен һәр сыйныфтан 8-9 кешелек командалар тупланды. Укучылар, командалап та, шәхсән дә, сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, җылы якларга китүче һәм кышлаучы кошларга мисаллар китерделәр, китүче кошларның ни сәбәпле туган якларын ташлап китү сәбәпләрен аңлатып күрсәттеләр, канатлы дусларга бәйле булган халык бәйрәмнәре турында сөйләделәр. "Кичке Таң" ДТКТ башлыгы Әһлм Гаскәр улы Фәйзуллин үзенең чыгышында балаларга канатлы дуслар турында, аларның кайчан һәм кайда оя корулары һәм кышкы чорда ни өчен кошларны ашатып тору кирәклеге хакында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International